«Нәселем шәҗәрәсе - Апас районы тарихында» бәйгесе 17 октябрьгә кадәр дәвам итә
Казан шәһәренең Апас якташлык җәмгыяте, оешманың 30 еллык юбилее уңаеннан «Нәселем шәҗәрәсе - Апас районы тарихында» исемле бәйге игълан итте.
(25 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бәйгенең максаты – нәсел-нәсәпне белү һәм өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамылылыгын ныгыту, яшьләрдә туган Апас төбәге тарихы белән кызыксынуны үстерү. Бәйге 2023 елның 25 августыннан алып 17 октябренә кадәр үткәрелә. Бәйгедә Апас районы җирлегендә яшәүче, әти-әниләре яки әби-бабайлары Апас районыннан чыккан затлар катнаша ала. Бәйгегә йомгак 2023 елның 27 октябрендә ясалачак. Шәхсән китерү, яки почта белән җибәрү өчен адрес: 420124, Казан шәһәре, Четаев урамы, 50нче йорт, офис 206. Электрон форматта җибәрү өчен адреслар: apas.zemlyachestvo@mail.ru.
Neselebez_shezherese_Apas_tarikhynda_konkurs-ok.docx
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев