Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Нечкәбил“ бәйгесендә катнашучы Резеда Сәлахова: финалда да сынатмам, районыбыз данын яклармын

Дуслар! Резеда өчен тавышлар бирү иртәгә, 23 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә төгәлләнә. Әйдәгез, тизрәк ашыгыгыз! ТАВЫШ БИРҮ ӨЧЕН: http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category Республикакүләм уза торган "Нечкәбил" бәйгесендә Югары Балтайдан Резеда Сәлахова катнашуын белгәч, барыбыз да аның җиңәчәгенә ышандык. Уңган, үзе чибәр, ягымлы, булдыклы хуҗабикә, сөекле әни. Аңарда булган уңай сыйфатларны тагын бик күп санап...

Дуслар! Резеда өчен тавышлар бирү иртәгә, 23 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә төгәлләнә. Әйдәгез, тизрәк ашыгыгыз! ТАВЫШ БИРҮ ӨЧЕН: http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category

Республикакүләм уза торган "Нечкәбил" бәйгесендә Югары Балтайдан Резеда Сәлахова катнашуын белгәч, барыбыз да аның җиңәчәгенә ышандык. Уңган, үзе чибәр, ягымлы, булдыклы хуҗабикә, сөекле әни. Аңарда булган уңай сыйфатларны тагын бик күп санап китәргә була.

Резеда тумышы белән гүзәл табигатьле Актаныш районы Татар Суксуы авылы кызы. Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк була, сәхнәләрдән төшми. "Сәхнә өчен туган бу, артист булыр" дисәләр дә, Резеда башка юлны сайлый. Урта мәктәпне тәмамалагач та, укытучы һөнәрен үз итеп, Казанга югары белем алырга килә. Ә җыр аның һәрвакыт юлдашы булып кала. Университетта укыганда да ансамбль белән авылларда концертлар куеп йөриләр.

Һөнәр алып туган төбәгенә кайтырга хыялланып йөргән кызны мәхәббәте Апаска алып кайта. Югары Балтай егете Айрат белән кавышып, моннан 17 ел элек Сәлаховлар өенә килен булып төшә ул.

- Әтием Мәхмүт, әнием Гөлсем мине үз кызларыдай кабул иттеләр. Актаныш белән Балтай арасы 550 чакрым. Сагынган, очып кына кайтып килердәй чакларым да күп булды. Мине аңладылар, яраттылар. Иремә булган мәхәббәтем, аның миңа җылы карашы мине канатландырды. Бу төбәк хәзер минем икенче газиз җирем. Актанышка кайтсам Апасны мактап туя алмыйм, - ди Резеда.

Бу тату гаиләдә өч ир бала үсеп килә. Олы уллары Ленарга 16 яшь тулган, Динар дүртенче сыйныфта, ә төпчекләре Рөстәмгә бер яшь тә җиде ай.

Резеда Югары Балтай мәктәбендә балаларга белем бирә. Эшем бар, балалар үстерәм, йорт-җир, хуҗалык, өлгереп булмый дип тормый ул. Сәхнәләрдә еш күренә - җырлый, гаилә белән төрле бәйгеләрдә катнашып киләләр. Клуб мөдире булып эшләүче тормыш иптәше Айрат та сыната торганнардан түгел. Районда үткән "Үрнәк гаилә" бәйгесендә беренче урынны алды алар. "Ике моң"да да Резеда тамашачы мәхәббәтен яулады.

- Республикакүләм "Нечкәбил" бәйгесе игълан ителгәч тә, иң элек Резеда күз алдыма килеп басты. "Булдырачак" дидем һәм ялгышмадым да. Ничә турны узып финалга килеп җитте ул, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина.

Май аенда ук башланган бу бәйгегә 200 кеше килә, анкета-әңгәмәләрдән соң 50се кала. Инде шул 50 гаилә арасыннан финалга 12 гаилә уза. Алар арасында Сәлаховлар гаиләсе дә бар. "Мирас" номинациясе буенча икенче урынны яулый алар. Гаилә татулыгына багышлап уллары Динар ясаган рәсем дә жюри тарафыннан югары бәяләнә.

Анкета-әңгәмә вакытында Резеда Югары Балтай авылындагы чишмәләр, гаиләдә бала туган саен агач утырту традицияләре турында сөйли. Жюри әгъзаларына аның чыгышы ошый һәм бәйгенең ярымфиналында алар гаиләдәге өлкәннәр, уллары белән агач утырту, чишмә ачу күренешләрен биш минут эчендә бик оста итеп күрсәтеп, финалга узалар.

Ә күркәм традиция бик күптәннән башланган бу гаиләдә. Дистә еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мәхмүт абыйның әтисе Миңнулла бабай сугыштан кайткач та йорт каршысындагы чишмәләрне чистартып, рәшәткә белән әйләндереп ала. "Сугыштан исән-сау кайтсам чишмәләр чистартыр, агач утыртыр идем", - дигән сүзе була аның. Әйткән амәнәтенә тугры кала ул һәм балаларына да өйрәтә.

- Без гаиләдә тугыз бала үстек. Әти һәркайсыбыз туган саен агач утырткан, чишмәләр чистарткан. Мин дә үземнең балаларыма, оныкларыма агачлар утыртам. Алар кунакка килгәч бу турыда сөйлим, күрсәтәм, һәр чишмәнең, һәр агачның үз исеме бар, - ди Мәхмүт абый.

Гөлсем апа белән 45 ел гомер итәләр икән. "Нечкәбил" бәйгесендә гаиләләре белән катнашуларына да горурланалар алар.

- Мин бик бәхетле, янәшәмдә ирем бар, балалар, оныклар шатлыклы хәбәрләре белән сөендереп торалар. Резедабызның шундый зур ярышта катнашуына сөенәм. Аңа һәръяклап булышырга тырышабыз. Барыбыз бергә чыгыш ясаганда "чын артистлар кебек" дип мактадылар да әле, - дип шатлыгын уртаклашты Гөлсем апа.

Бәйгедә аш-суга осталык күрсәтергә дә туры килгән. Биредә дә барысы бергә ярдәм итәләр. Актаныштан Резеданың әнисе Гүзәл ханым да килгән. Телефон аша элемтәгә чыгып мин аның белән дә сөйләшеп алдым. Ана сөенечен дә ишетәсем килде.

- Кызым бәхете - минем бәхет, кызым шатлыгы - минем дә шатлык. Төн йокламадым, йөрәк җылымны салып пешергән чәк-чәкләремне Актаныштан Казанга китереп җиткердем. Безнең өстәлебез, без хәзерләгән ризыклар искиткеч булды, - ди Гүзәл ханым.

Бәйгедә катнашкан бу гаиләнең кием-салымнары да гаҗәеп матур. Район башлыгына, мәдәният бүлеге җитәкчесенә, тегүчеләребезгә рәхмәтле алар.

- Шөкер, миңа ышаныч белдерүчеләрнең өметләрен аклыйм. Гаиләмә рәхмәт, бер-береңне аңлап яшәгәндә, тату булганда бернинди каршылык юк. Үзем эшләгән Урта Балтай мәктәп коллективы, укучыларым да миңа һәрчак теләктәшлек белдерәләр. Тирә-ягымда шундый әйбәт кешеләр булганда ничек тырышмыйсың да, ничек җиңмисең инде? 26 ноябрьдә Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узачак финал бәйгесендә дә сынатмам, районыбыз данын яклармын. Әниләр көне бәйрәме алдыннан узуы белән дә истәлекле булачак бу чара. Шул уңайдан, барлык әниләргә дә сәламәтлек, бәхет телим. Ә бәхет нинди төстә була дип сорасалар, бәхет минем төсле - Әниләр төсле була ул дип әйтермен, - дип озатып калды мине "Нечкәбил" бәйгесенә хәзерләнүче Резеда Сәлахова.

Уңышлар сиңа, Резеда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нечкэбил2015