23 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә каз өмәсе
Авылларда алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме булган Каз өмәләре бара. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Чирмешән мәдәният йортында да булды. Шушы җирлектәге авыл үзешчәннәре бик оста итеп, мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Габдрахманова җитәкчелегендә "Каз өмәсе" күренешен күрсәттеләр. Авыл тормышының бер бизәге булган каз өмәсен бөтен барлыгы, йолалары белән тамашачыга тәкъдим иттеләр....
-
Әниләр көне уңаеннан “Йолдыз“ газетасы редакциясендә “Йолдыз”лы бәлеш көне узачак
26 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 10.00-16.00 сәгатьләргә кадәр, "Йолдыз" газетасы редакциясендә кызыклы, тәмле, татлы бәйрәм - "Бәлеш көне" була. Барыгызны да тәмле, үзенчәлекле бәлешләрегезне конкурска куярга чакырабыз! 25 ноябрьдә катнашырга теләвегез хакында шалтыратып әйтүегезне көтәбез, 26 ноябрьдә иртәнге 8.00-10.00 сәгатьләрдә редакциягә алып килүегезне сорыйбыз. Җиңүче бәлеш хуҗасы рецепты, пешерү серләре, фотолары...
-
А321 самолетындагы бомба 15 яшьлек кыз утыргычы астында булган
Шартлау 30А яки 31А урынында булган дип фараз кылына. Белгечләр ачыклаганча, террорчылар тарафыннан бомба А321 бортында 15 яшьлек кыз бала утырган кресло астына урнаштырылган булырга мөмкин. Шулай ук, икенче фараз буенча, бомбаның 78 яшьлек хатын-кыз утырган кресло астына куелуы да ихтимал, диелә. Бу хакта кеше тәненә химик анализ үткәрү нәтиҗәсендә...
-
Апаста әтиләре оештырган көрәш турнирында уллары көч сынашты
Алмаз Шәйхенуров- Яшел Үзән районы, Күгәй авылы көрәш командасы тренеры. -Апаста шундый киң күңелле эшмәкәрләр, чын әтиләр яшәгәнен авылдашларыма да җиткерәм әле. Ярышка безне дә чакыруларына балалар бик сөенде. Бөтенебезгә дә медальләр белән җиңеп кайтуы күңелле. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Апаслыларны үз районыбызда балалар арасында үтүче һәр көрәш ярышында кадерле...
-
Казанның 4 нче бала тудыру йортында төнлә янгын чыккан
Бу төндә 4 нче номерлы бала тудыру йорты янында яшәүчеләр куе төтен күреп, куркуга калган. Бактың исә, янгын нәкъ менә бала тудыру йортында чыккан икән... Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын төп бинада түгел, ә хуҗалык янкормасында чыккан. Аның подвалында иске җиһазлар янган. Төтен гомуми подвал буйлап бала тудыру...
-
“Нечкәбил“ бәйгесендә катнашучы Резеда Сәлахова: финалда да сынатмам, районыбыз данын яклармын
Дуслар! Резеда өчен тавышлар бирү иртәгә, 23 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә төгәлләнә. Әйдәгез, тизрәк ашыгыгыз! ТАВЫШ БИРҮ ӨЧЕН: http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category Республикакүләм уза торган "Нечкәбил" бәйгесендә Югары Балтайдан Резеда Сәлахова катнашуын белгәч, барыбыз да аның җиңәчәгенә ышандык. Уңган, үзе чибәр, ягымлы, булдыклы хуҗабикә, сөекле әни. Аңарда булган уңай сыйфатларны тагын бик күп санап...
-
Бүген Апаста 10 градус җылылык булачак
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген Апаста болытлы һава торышы саклана. Яңгыр явачак. 10 градуска кадәр җылытачак. Төнлә исә температура кинәт төшәчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Сак булыгыз.