Туган җир тарта ул...
Бу көннәрдә 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп узган Әнсар Галиевнең туган авылы - Олы Болгаердан читкә - бәхет эзләргә чыгып китүенә 36 ел вакыт узган. Тик үзенә белем һәм һөнәр биргән туган авылын ул бүген дә алтын бишеге дип саный. "Әти-әнием биредә җирләнгән, туганнарым, чордашларым, дусларым колач җәеп каршы ала....
Бу көннәрдә 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп узган Әнсар Галиевнең туган авылы - Олы Болгаердан читкә - бәхет эзләргә чыгып китүенә 36 ел вакыт узган. Тик үзенә белем һәм һөнәр биргән туган авылын ул бүген дә алтын бишеге дип саный. "Әти-әнием биредә җирләнгән, туганнарым, чордашларым, дусларым колач җәеп каршы ала. Читтә нинди генә дәрәҗәле солтан булсаң да, туган авылыңда сине танымасалар, кешегә санамасалар, ул уңышларның тәме дә, яме дә юк. Олыгайган саен туган туфрак, туган як дигән төшенчәнең мәгънәсе арта гына бара икән", - ди Әнсар абый.
Әнсар Галиев Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын комплекслы бригада бригадиры булып башлый. Аннан туган колхозында баш агроном вазифасын башкара. Һөнәренең асылын, үзенең дөрес юлдан баруын аңлап, яшь белгеч читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм болгаерлылар фатихасы белән Биектау районының "Агрохимсервис" оешмасына эшкә китә. Биредә төрле тармакларда җитәкче булып эшли, соңрак хуҗалык җитәкчесе, совхоз директоры вазифаларын җиренә җиткереп, намус балән башкара. Ә 2000 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул "Полигон" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры. Тынгысыз җанлы, киң күңелле җитәкче хәйрия эшләре белән бик теләп шөгыльләнә. Ул һәр кешенең күңеленнән матурлык эзли, яхшы гамәлләргә өнди, туры юл күрсәтә, олысына-кечесенә карата ихтирамлы, игътибарлы. "Сугыштан соңгы елларда авыр хезмәт белән кыйналган авыл кешесенә ихтирамым икеләтә, өчләтә көчле. Гади хезмәт ияләренә һәйкәл куярлык", - ди ул. Олы Болгаерда яшәүче сугыш чоры балаларын да игътибар үзәгендә тота. Авылдашларына кылган изгелеге, авылына эшләгән яхшылыклары аның исемен генә түгел, Олы Болгаерның данын да еракларга таныта. Читтә яшәүче танылган болгаерлылар бер йодрык булып яши. Сабан туе, Җиңү бәйрәме, Авыл көне алар катнашыннан башка гына узмый. Әнсар Галиев көче белән авыл зираты коймасы тулысынча төзекләндерелде, буялып чыкты. Авыл башындагы Изгеләр чишмәсенә яңа сулыш өрелде, шулай ук ял һәм спорт паркы ясалды, анда хоккей, волейбол, футбол мәйданнары бар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган һәйкәл төзелде, авылның барлык каһарманнарының исемнәре барланып, исемнәре мәңгеләштерелде. "Искитмәле Болгаер" энциклопедиясенең төп иганәчесе дә Әнсар Галиев. Уйлый китсәң, аның изгелекләрен күп санарга булыр иде. Тик, ул аларның берсен дә мактаныр һәм макталыр өчен эшләми. Чөнки, ул Болгаерның үз улы, үз горурлыгы.
Рафис Гаптелганиев,
"Апас" якташлар җәмгыятенең президиум әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев