Котлау тег белән яңалыклар
-
Өммегөлсем әби 95 яшьлек юбилеен каршылады
Олы Бакырчы авылында гомер итүче Гыйләҗәва Өммегөлсем әби 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Район башлыгы Рәшит Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев изге теләкләрен җиткерде.
-
Алиуллина Гөлшат Касим кызы 2 гыйнварда 50 яшьлек юбилеен каршылый
Апаста яшәүче хезмәттәшебез үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы Алиуллина Гөлшат Касим кызы 2 гыйнварда 50 яшьлек юбилеен каршылый. Гөлшат Касимовна! Сине күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Сәламәтлектә, имин-мул тормышта, кызың, оныгыңның игелеген күреп, дус-туганнарыңның хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Хөрмәт белән - терапия бүлеге хезмәткәрләре исеменнән Дамирә.
-
2 гыйнварда әтиебез Зыятдинов Насыйх Гыйльфан улы күркәм юбилеен каршылый
2 гыйнварда Аюкөйдергән авылында яшәүче әтиебез Зыятдинов Насыйх Гыйльфан улы күркәм юбилеен каршылый. Әти! Сине әлеге матур бәйрәмең белән тәбрик итеп, күңелебездәге иң җылы хөрмәт хисләрен җиткерәсебез килә. Шундый әтиебез булуы белән без ихлас күңелдән горурланабыз. Синең ихтыяр көчеңә, кешеләргә ярдәмчел булуыңа, туган нигезне саклап калып гаиләбезнең терәге булуына шатланабыз....
-
ЯЗ ҺӘМ ГҮЗӘЛЛЕК БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ!
8 Март - кешелекнең гүзәл яртысы - хатын-кызларның иң нәфис, иң асыл зат булуын искә төшерә торган бәйрәм. Безнең хатын-кызларыбыз гөлчәчәккә тиң бит ул: бөре вакытында ымсындыргыч матурлыгы, серлелеге белән үзенә җәлеп итә, ай нурында чык тамчысын таҗына кундырыр өчен ачылганда күз явын алырлык гүзәллек белән балкый. Ана дигән мәртәбәле...
-
Шәфкать иясе Люция
Әгәр "Иң яхшы гаилә дусты" дигән бәйге игълан ителсә, мин һич икеләнмичә Люция Гатиятуллинаны тәкъдим итәр идем. Язмам да дустым хакында. Без Гатиятуллиннар гаиләсе белән моннан 11 ел элек таныштык һәм шунда ук дуслаштык. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгый гына бара. Чөнки Люция иң яхшы киңәшче, сердәшче, ярдәмче. Ул - тормыш иптәше...
-
Котлау
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм илебезнең берничә буын кешеләрен бәйли. Чөнки ул чын ир егетләр, патриотлык, батырлык бәйрәме. Көчле рухлы Ватан сакчылары үзләренең яшьлекләрен Илебезгә хезмәт итүгә багышладылар. Сезгә һәм якыннарыгызга, гаиләгезгә чын күңелдән тынычлык, уңышлар, бәхет-шатлык телибез. Көчле рухлы, кыю, батыр, оптимистик карашлы...
-
Туган җир тарта ул...
Бу көннәрдә 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп узган Әнсар Галиевнең туган авылы - Олы Болгаердан читкә - бәхет эзләргә чыгып китүенә 36 ел вакыт узган. Тик үзенә белем һәм һөнәр биргән туган авылын ул бүген дә алтын бишеге дип саный. "Әти-әнием биредә җирләнгән, туганнарым, чордашларым, дусларым колач җәеп каршы ала....
-
Бер җылы сүз җитә эретергә күңелләрне, Бер җылы сүз җитә ...
Олы Болгаер авылында яшәүче Саимә әби Гыйниятуллина бу көннәрдә тормышының шатлыклы мизгелләрен кичерә, фидакарь, тырыш хезмәтенең нәтиҗәләрен татый. Әле яңа гына балалары, якыннары, чордашлары, тирә-күршеләре, дус-туганнары җыелып, аны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрик иткәннәр иде. Инде менә Рәсәй Президентының Котлау открыткасы, район җитәкчелегенең җылы сүзләре, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре килеп...
-
Алар хөрмәткә лаек, бик тә лаек
Рәсәй Президенты тарафыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлау турындагы Указ гамәлгә кергәннән соң районыбыздагы күпме өлкән кеше, үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерделәр. 10 сентябрь көнне Каратун бистәсендә яшәүче, 90 яшен тутырган Маһруй әби Галиуллинага да район башлыгы...