“Нәҗиб“ мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды
Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Биредә мәчеткә йөрүче өлкәннәр һәм тирә-күрше мәхәлләләрдән кунаклар катнашты. Мәҗлесне уздыруда катнашкан һәркем үзенең өлешен кертте. "Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне бергәләп билгеләп үтәбез. Бер-береңне чакыру, зур савап, зур хөрмәт билгесе ул. Күмәк табын артында утыру, сөйләшү, догалар...
Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Биредә мәчеткә йөрүче өлкәннәр һәм тирә-күрше мәхәлләләрдән кунаклар катнашты. Мәҗлесне уздыруда катнашкан һәркем үзенең өлешен кертте.
"Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне бергәләп билгеләп үтәбез. Бер-береңне чакыру, зур савап, зур хөрмәт билгесе ул. Күмәк табын артында утыру, сөйләшү, догалар кылу, вәгазьләр тыңлау да бик мөһим, - диде мәчетнең имам хатибы Гыльфан хәзрәт Гыймадиев.
Мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова катнашты.
-Районның һәрбер тармагында эшләр уңышлы бара. Дога белән башлаганга, әҗер-савап белән бәйле булганга, сез - өлкәннәр һәрчак киңәшегез, барлыгыгыз белән ярдәм итеп торганга шулай ул. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, аның тормыш иптәше Әлфия апага, гаиләсенә зур рәхмәт. Укыган догалар җиде буынга барып ирешсен, барлык белән, иминлек белән яшәргә язсын, - диде Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев