12 декабрь 2017 яңалыклары
-
Апаста Россия Конституциясе көнен билгеләп үттеләр
Район "Сәләт" балалар иҗат үзәгендә 12 декабрь - Россия Конституциясенең 24 еллыгына багышлап зур чара үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, Апас мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, Биешнең "Рябинушка" вокаль ансамбле һәм башкалар катнашты. Ришат Җамалиев.
-
“Нәҗиб“ мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды
Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Биредә мәчеткә йөрүче өлкәннәр һәм тирә-күрше мәхәлләләрдән кунаклар катнашты. Мәҗлесне уздыруда катнашкан һәркем үзенең өлешен кертте. "Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән көнне бергәләп билгеләп үтәбез. Бер-береңне чакыру, зур савап, зур хөрмәт билгесе ул. Күмәк табын артында утыру, сөйләшү, догалар...
-
Апасның ир-егетләр волейбол командасы бу юлы да сынатмады
8-10 декабрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә үткән волейбол ярышларында көч сынашып кайттылар. Марат Ногманов җитәкчелегендәге 8 егеттән торган команда бу юлы да сынатмады.
-
“Апас хәбәрләре”яңа вакытта!
ТНВ каналында тапшыру атнага 3 тапкыр: "Күңелем түрендә" чәршәмбе , "Апас хәбәрләре" - җомга һәм дүшәмбе көннәрендә эфирга чыгачак. Тапшыру вакыты 20.00 -20.30 сәгатькә кадәр. (16+).
-
Блиц-конкурсның җиңүчесе билгеле булды
Район Пенсия фонды коллективы узган атнада ук район үзәгендә иң беренчеләрдән булып ясаган Кыш бабайлар кар композициясе фотосын "Йолдыз" сайтына куйган идек. Стерео-3D- Кыш бабайларны кардан ясаучы авторларны иң беренче булып Апас мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ранил Әхмәтҗанов танып алган. Район Пенсия фондына иң беренче булып килеп җиткән. Район Пенсия...
-
Ятып торса да артык кызу йөрүчеләрне тиз туктата
Быел Апас эчендә, авылларда кеше күп йөри торган, балалар учреждениеләре каршыларында ясалма юл каршылыклары кую дәвам итте. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, район торак пунктлары, юлларда ел ахырына биш дистәдән артык "лежачий полицейский" булдырылды һәм аларның һәммәсе дә шоферларны ерактан ук машина тизлеген киметергә өнди. Район күләмендә бу күптән кирәкле эш киләсе...
-
Каратун йорты үзешчәннәре апаслыларны спектакль карарга чакыралар
Бүген Каратун йорты үзешчәннәре Апас сәхнәсендә "Сынган беләзек" исемле спектакль белән чыгыш ясыйлар. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! Керү ирекле. 6+
-
Газчылар Яңа елга безгә нинди бүләк әзерли?
Апас район газ хезмәте идарәсе бинасы менә хәзер шулай заманча төзек һәм матур. Бер атна элек аның каршысына җыйнак кына Яңа ел чыршысы да куйдылар. Ишегалды да иркен хәзер биредә-тирә-юньнең ямен алып торган бик борынгы корылма сүтелеп, аның урынын да төзекләндерделәр. Ришат Җамалиев.