Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әнәледән Апаска кадәр брусчатка тротуардан йөриячәкбез

Апаста, авылларда дистәләгән фонтан ясаган, барлык мәйданы 15 мең квадрат метрдан арткан брусчатка тротуарлар түшәгән "Строймаркет" төзүчеләре Әнәле чишмәсеннән Апасның әйләнеч юлы буйлап "Гадел хөкем йорты" капкасына кадәр заманча брусчатка тротуар салу эшенә керештеләр. Аның гомуми озынлыгы километр ярымнан артык булып, тротуарга барлыгы 10 мең квадрат метрга якын нык брусчатка...

Апаста, авылларда дистәләгән фонтан ясаган, барлык мәйданы 15 мең квадрат метрдан арткан брусчатка тротуарлар түшәгән "Строймаркет" төзүчеләре Әнәле чишмәсеннән Апасның әйләнеч юлы буйлап "Гадел хөкем йорты" капкасына кадәр заманча брусчатка тротуар салу эшенә керештеләр. Аның гомуми озынлыгы километр ярымнан артык булып, тротуарга барлыгы 10 мең квадрат метрга якын нык брусчатка ташы түшәләчәк. Асфальт юл чите ярты метр тирәнлеккә кадәр казыла, калын итеп аслыкка ком тыгызлап түшәлә һәм тротуарның бетон нигезе коела. Бу технология, юл хәрәкәте иминлеге буенча шулай каралган, ди төзү оешмасы прораб-мастеры Рамил Галиакберов. Ранис Борһанов, Рөстәм һәм Мурад Алламовлар, Шахзад Игламов, Ринат Хәлиуллин һәм башка осталар эшне тиз һәм сыйфатлы башкаралар, ди оешма җитәкчесе Дамир Сәлахов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев