Һөнәр сайлау – уңышка юл башы
Районда һөнәри юнәлеш бирү буенча нинди чаралар үткәрелә, җәйге каникулда ничә укучы хезмәткә тартылды, алар өчен нинди мөмкинчелекләр тудырылды икән? Сорауга район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рамил Салахов җавап бирә: - Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда халыкның хезмәт...
Районда һөнәри юнәлеш бирү буенча нинди чаралар үткәрелә, җәйге каникулда ничә укучы хезмәткә тартылды, алар өчен нинди мөмкинчелекләр тудырылды икән?
Сорауга район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рамил Салахов җавап бирә:
- Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда халыкның хезмәт белән мәшгульлегенә йогынты ясау" хөкүмәт программасы кысаларында эш алып бара. Киләчәккә һөнәр сайлау - укучылар өчен иң мөһим адым. Күп очракта алар үзләре башкара алырлык, үз теләкләре булган эшкә түгел, ә һөнәрнең дәрәҗәлерегенә омтылалар. Мәктәп укучыларына һөнәр сайлаганда ялгышмаска, шуның нәтиҗәсендә эшкә урнашканда кыенлыклар килеп тумасын өчен һөнәри юнәлеш бирү эше бара. Безнең үзәк мәгариф бүлеге белән берлектә, бу юнәлеш бирү эшен күп еллардан бирле алып бара. Безнең бердәм максат - эшче һөнәренең дәрәҗәсен үстерү. Агымдагы елның биш аенда райондагы 190 укучы белән юнәлеш бирү буенча сөйләшү булды. Һөнәри юнәлеш бирүдә хезмәт тәрбиясе дә зур роль уйный. Без балигъ булмаганнарны җәйге каникулларда яки укудан соң буш сәгатьләрендә вакытлыча эшкә урнаштыру буенча эш алып барабыз. 2017 елда бу юнәлештә бер ел буена 100 укучыны хезмәт белән тәэмин итү бурычы куелды. Безнең үзәк балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча эш бирүчеләр белән килешү төзи. Хезмәткә түләү бер ай эшләгәннән исәпкә алынып, бер укучыга без 1275 сум мадди булышу акчасы түлибез. Эш сәгате балигъ булмаган гражданның яшенә карап исәпләнә: 14 яшьтән 16 яшькә кадәр - көнгә 5 сәгать, 16 яшьтән 18 яшькә кадәр - көнгә 7 сәгать. Хәзерге вакытта балигъ булмаган 42 граждан эшкә урнаштырылды.
Балигъ булмаганнарны вакытлыча хезмәткә урнаштыру аларны төрле уйланылмаган адымнан да саклый.
Язып алды - Гөлзада Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев