Нәрсә инде бу: Әнәле авылы янәшәсендә чүплек хасил булган
- Исәнмесез, без бүген апам белән үзебезнең тирә-юнгә прогулкага чыктык. Бара торгач бер зур булмаган чүплеккә тап булдык. Бу чүплек безнең районыбызның Әнәле авылы янәшәсендә урнашкан. Нишләп кешеләр табигатькә битараф карыйлар икән? Шул арада каршыбызга бер яшь малай чүп төялгән арбасын тартып чыкты һәм арбасындагы чүбен кабат шул ук җиргә...
- Исәнмесез, без бүген апам белән үзебезнең тирә-юнгә прогулкага чыктык. Бара торгач бер зур булмаган чүплеккә тап булдык. Бу чүплек безнең районыбызның Әнәле авылы янәшәсендә урнашкан. Нишләп кешеләр табигатькә битараф карыйлар икән? Шул арада каршыбызга бер яшь малай чүп төялгән арбасын тартып чыкты һәм арбасындагы чүбен кабат шул ук җиргә аударып берни булмагандай (шулай булырга тиеш кебек сыман) кайтып китте. Шул чүпләр арасында күбесенчә кулланышта булган олы кеше памперслары иде. Бу әшәке күренеш безне бик борчуга салды. Нишләп үзебез яшәгән җирне, табигатебезне шул рәвешле пычратырга кирәк икән дип аптыраштык, - дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев