“Өлкән буын” региональ проекты кысаларында өлкәннәр диспансеризация үттеләр
“Демография” милли проекты кысаларында өлкәннәрне махсус машина белән район үзәк хастаханәсенә алып килеп диспансеризация үткәрү башланып китте.
Беренчеләрдән булып Иске Йомралы авылыннан башланды. Беренче башлангыч этабы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә узды. Биредә яшәүче әби- бабайлар, барысы сигез кеше авыл фельдшеры ярдәме белән машинага утырып район хастаханәсенә юл алды. Аларны район социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре озата барды.
– “Өлкән буын” региональ проекты кысаларында районга 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация үткәрү өчен алып йөрергә махсус машина кайтачак. Бүген менә без моны эшләп карыйбыз. Социаль яклау идарәсе һәм район үзәк хастаханәсе арасында килешү төзелде. Өлкәннәрнең исемлеге белән графиклары төзелде. Әлеге мөмкинлектән ялгыз яшәүчеләр, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, үз аягында йөри алмаучылар файдалана ала. Район буенча аларның саны 690 нан артык. Аларны без 2 нче сентябрьдән 30 нчы декабрьгә кадәр алып килеп, тикшерү үткәреп бетерергә тиешбез, - диде район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова.
Хастаханә ишегалдында өлкәннәр утырган машинаны медицина хезмәткәрләре каршы алдылар. Һәрберсенә аерым кеше билгеләнгән. Иң беренче гериатрия бүлмәсенә алып кереп кан басымын, буен, авырлыгын үлчиләр. Аннан хатын-кызлар, ир-атлар аерым маршрут белән тикшерү үттеләр. Алар бер генә бүлмә янында да чират тормыйлар. Барысын да үтеп бетергәч табибка керәләр. Табиб диагноз куеп, дәвалану курсы билгели. Хастаханәдә ятарга кирәк булса, гериатрия бүлегендә дәваланалар.
– Мин ялгыз яшим. Ике улым, бабаем бакыйлыкка күчтеләр. Берничә ел элек туганым белән килеп тикшерү үткән идем. Менә бүген фельдшерыбыз өйдән килеп алды. Аннан машинага утырып хастаханәгә килдек. Җитәкләп кенә йөриләр. Бик әйбәт карыйлар, - ди 83 яшьлек Махруза апа Сөнгатуллина. 77 яшьлек Нурия апа Сибгатуллина да олы рәхмәтләрен ирештерде.
– Моны уйлап табучы, эшләүче җитәкчеләргә, хезмәткәрләргә үзләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим, - диде ул.
Һәрберсен алып йөреп, табиб караганнан соң, машина белән өйләренә дә кайтарып куйдылар.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев