Правасын алдырган апаслы тагын рульгә утырып чыккан
"Тоннель" операциясе Каратун белән Морзалар авылы киселешендә узды. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары бер сәгать эчендә 7 кагыйдә бозучы белән очрашты. Куркынычсызлык каешын эләктереп йөрмәүче ике шоферга беркетмәләр төзелде. Шулай ук салмыш хәлдә руль артына утырып, правасын алдырган бер шофер, юлда йөрү хокукы булмаган килеш кабат каядыр барырга чыккан...
"Тоннель" операциясе Каратун белән Морзалар авылы киселешендә узды. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары бер сәгать эчендә 7 кагыйдә бозучы белән очрашты. Куркынычсызлык каешын эләктереп йөрмәүче ике шоферга беркетмәләр төзелде. Шулай ук салмыш хәлдә руль артына утырып, правасын алдырган бер шофер, юлда йөрү хокукы булмаган килеш кабат каядыр барырга чыккан иде. Аңа да кабат үкенергә, акланырга туры килде. Соңгы арада номеры укылмаучы машиналар белән идарә итүчеләр арткан. Бу көнне дә алар күпләп очрады. Аларның барысына да 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
фото: https://dag.life
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев