Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокурор кисәтә

Бик теләсәң, кәкре каенга терәтүчеләре табылыр Районның бер авылыннан берәү Казанда бик кәттә, мут хатын-кыз белән таныша. Тегесе дә Н. ның үтенечен аяк астына салып таптамый, авылга кайтып бергә яши башлый болар. Көннәрдән бер көнне Г. аны кредит алырга күндерә. Янәсе, йорт ишегалды, абзар буш тормасын... Ала бу акчаны банктан,...

Бик теләсәң, кәкре каенга терәтүчеләре табылыр


Районның бер авылыннан берәү Казанда бик кәттә, мут хатын-кыз белән таныша. Тегесе дә Н. ның үтенечен аяк астына салып таптамый, авылга кайтып бергә яши башлый болар. Көннәрдән бер көнне Г. аны кредит алырга күндерә. Янәсе, йорт ишегалды, абзар буш тормасын... Ала бу акчаны банктан, аны исә Г. ның апасы кесәсенә салалар. Кредитны ул түли ягъни мәсәлән...Тагын бераздан кешеләрдән расписка язып әҗәткә дә алырга күндерәләр беркатлы авыл агаен. Банкларга га сугылалар. Шулай итеп бурычлар ярты миллионга җыела-Н. ны кредит-займ алырга "валлаһи"лап үгетләүче апа белән сеңел генә менә суга төшкән кардай эреп юкка чыгалар. Абзар-кетәклекләр дә буш, җылы түшәк-ястык та суына... Хәер, хуҗаның өйдә юк чагын туры китереп, авылга тагын бер килеп чыга болар, яшерелгән урыннан ачкычны алып, өйдән бу юлы инде Н. ның кесә телефонын урлап китәләр. Н. соңыннан аңына килә, прокуратурага бу хакта бәйнә-бәйнә язып гариза тапшырды.
Хәзер менә тикшерү эшләре бара. Хокук сакчылары ачыклавынча, бу апалы-сеңелле аферистлар Татарстанның башка кала һәм салаларында да күп ялгызак ирләрне шулай кәкре каенга терәгәннәр. Кышны җылы якларда үткәрү нияте белән Татарстаннан эзләрен дә суытканнар, тик йомгак ничек кенә чуалган булса да, җепнең очы табылмый калмас, әлбәттә. Бу тарихның ахырын аерым хәбәр итәрбез.
Фатыйх Хафизов.
Район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев