10 декабрь 2017 яңалыклары
-
56-сы беренче, 269ы- соңгы
Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, районның ЗАГС бүлегендә 56 гаилә балаларының беренче документын алган. Дөньяга аваз салган нәниләрнең 32-се малай, 24-е кыз. Әти-әниләр балаларына Сагдиана, Абдрахмун, Рәдиф, Әскәр, Иркен кебек сирәк очрый торган исемнәр дә кушкан. Шул ук вакытта 269 апаслы вафат булган. Аларның соңгы документлары якыннарына тапшырылган.
-
Апаслылар машиналарын газга күчерә
Статистика күрәткәнчә, быел Татарстан территориясендәге метан, газ ягулыгы белән эшләүче төрле авторанспорт 100 мең тонна газ яккан. Безнең районда шушы төр ягулык белән эшләүче 450 төрле автотранспорт чарасы булуы билгеле. Ел саен аларның саны бер йөзгә артып бара. Дизель ягулыгы, бензинга караганда аның бәясе икеләтә кимгә төшә. Ришат Җамалиев.
-
Прокурор кисәтә
Бик теләсәң, кәкре каенга терәтүчеләре табылыр Районның бер авылыннан берәү Казанда бик кәттә, мут хатын-кыз белән таныша. Тегесе дә Н. ның үтенечен аяк астына салып таптамый, авылга кайтып бергә яши башлый болар. Көннәрдән бер көнне Г. аны кредит алырга күндерә. Янәсе, йорт ишегалды, абзар буш тормасын... Ала бу акчаны банктан,...
-
Ялган бензин тапмаганнар
23 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстанда ягулык-майлау материаллары станцияләрендә планлы тикшерү үтте. Бу акция барышында барлыгы 365 АЗС лардагы бензин, дизель ягулыклары сынау өчен алынган һәм Казан лабораторияләрендә җентекләп экспертиза үткәрелгән. Барлыгы 9 АЗСта бензин, 14 АЗСта солярканың ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Бу кара исемлектә безнең район территориясендәге 4...
-
Сатмышта инвалидларны хөрмәтләделәр
Сатмыш авыл клубында өлкән яшьтәге, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен "Кемнәр бәйләр йөрәкне?.." исемле очрашу кичәсе уздырдылар. - Сатмыш авыл клубы мөдире Дамир Сафин, Янгелде авылы мәдәният хезмәткәре Мөнирә Яруллина, авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Гыйсмәтова, социаль хезмәткәр Фирая Әхмәтвәлиева һәм аларның ярдәмчеләре тырышлыгы белән әзерләнгән бу очрашу кичәсе безгә бик ошады,-дип хәбәр...
-
Чыршы, чыршы без сине Сагынып көттек ел буе...
"Алтын алка" Боз Сарае, район электр челтәрләре, район ветеринария берләшмәсе һәм район хакимияте биналары каршындагы чын һәм ясалма чыршыларга куелган электр гирляндалары бик матур. Яңа ел шулай итеп акрын гына Апас урамнарына аяк басты. Һәр оешма үз каршысын бизәү эшенә кереште. Тиздән махсус комиссия аларның бизәлешенә бәя бирә башлаячак. Ришат...
-
Чираттагы “Тоннель“ кая уза?
11 декабрьдә, иртәнге сәгать 7 дән 9га кадәр Апас урта мәктәбе янында "Тоннель" операциясе уза. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре биредә эшләячәк. "Төп пассажир - бала" акциясе кысаларында, төп игътибар балалар хәвефсезлегенә юнәлдереләчәк.
-
Россиядә дә уникаль эш стиле Апас музеена чираттагы җиңү китерде
Апас үзәк музее коллективы Татарстан һәм Россиякүләм конкурсларда даими катнаша һәм ел саен төрле Грантлар, Грамота-Дипломнар яулый. Менә тагын бер шатлыклы хәбәр алдык-Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Эльмира Рәхимова белән Айсылу Латыйпова "Я гражданин России" ("Мин Татарстан баласы") Бөтенроссия музейлар конкурсында өченче урынга лаек булганнар. Бу чираттагы җиңүдә аларның...
-
Суд залыннан
Районның С. авылы урамында июль аенда иртәнге дүрттә "Тойота-Камри" машинасы яныннан 20 яшьлек А. тыныч кына үтеп китә алмый. Юлда яткан кирпеч ватыгы, үзе белән булган агач күсәк белән аны дөмбәсли башлый. Вата-җимерә, машина хуҗасына 70 мең сумлык зыян китерә. Соңыннан ни эшләвен аңлап, үзе үк бу гамәлен полициягә килеп...
-
Апаслылар “Халык контроле” сайтына хәбәрен урнаштырырга куркамы әллә?
Татарстан Хөкүмәте йортында үткән соңгы брифингта ел башыннан 140 мең литр төрле ялган, контрафакт алкогольле эчемлекләр сату әйләнешеннән алынуын хәбәр иттеләр. Бу күләмдә Апас өлеше 300 литр чамасы. Моңа сату өчен идән астында җитештерелгән көмешкә, тиешле акцизлары, рөхсәт документлары булмаган аракы, сыра, башка спиртлы эчемлекләр керә. Шундый очракларны белсәгез хәбәрегезне...
-
Прокурор кисәтә
Бик теләсәң, кәкре каенга терәтүчеләре табылыр Районның бер авылыннан берәү Казанда бик кәттә, мут хатын-кыз белән таныша. Тегесе дә Н. ның үтенечен аяк астына салып таптамый, авылга кайтып бергә яши башлый болар. Көннәрдән бер көнне Г. аны кредит алырга күндерә. Янәсе, йорт ишегалды, абзар буш тормасын... Ала бу акчаны банктан,...