Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокурорлар Апас бозында очрашты

7 февральдә Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков белән очрашты. Эшлекле сөйләшүләрдән соң алар Апас «Алтын алка» Боз Сараенда Татарстан Прокуратурасы идарәсе һәм шәһәр, район прокуратуралары вәкилләре катнашында узган зур хоккей турнирында тамашачы буларак катнаштылар. -Бу спорт бәйрәменең рәсми статусы-Татарстан прокуратурасы органнары хезмәткәрләренең хоккей буенча беренче турниры...

7 февральдә Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков белән очрашты. Эшлекле сөйләшүләрдән соң алар Апас «Алтын алка» Боз Сараенда Татарстан Прокуратурасы идарәсе һәм шәһәр, район прокуратуралары вәкилләре катнашында узган зур хоккей турнирында тамашачы буларак катнаштылар.

-Бу спорт бәйрәменең рәсми статусы-Татарстан прокуратурасы органнары хезмәткәрләренең хоккей буенча беренче турниры булганлыктан оештыру эшләренә район хакимияте бик җитди алынды. Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә тапшырылган затлы Кубок-медальләр, бүләкләр аның мөһимлеген ачык аңлата. Кунак чакыручы як як буларак сынатмадык,-ди эштән соң үзе дә бозда яратып хоккей уйнарга яратучы Апас район прокуроры Ришат Шакиров. Аның урынбасары Фатыйх Хафизов исә бу турнирда команда сакчысы иде. Район 2013 елда Татарстан прокуратурасы вәкилләрен үз бозында бер очраштырган иде инде. Ул елны район башлыгы Кубогына үткән колачлы хоккей турнирында Татарстаннан 4 команда катнашты, ә Кубок Казанга китте.

Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренең беренче хоккей турнирында Татарстан, Россия югары уку йортларында укып юрист, хокук сакчысы булырга җыенучы район яшьләр командасы Татарстан прокуратурасы вәкилләренең «Үзәк» һәм «Көнбатыш» хоккей командалары белән очрашты. Җыелма хоккей командалары составында уйнаган якташыбыз, Казанның Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, Зур Болгаерда туып-үскән Рафис Габделганиев, Татарстан прокуроры ярдәмчесе Флер Баһаветдинов. Татарстан табигатьне саклау баш прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Татарстан прокуратурасы бүлек башлыгы Айрат Галимовның уенын Апас тамашачысы яратып карады.

Татарстанның элеккеге прокуроры, чыгышы белән районыбызның Түбән Барыш авылыннан булган Кәфил Әмиров та матчларны кызыксынып күзәтте.

-Зур кунаклар кабул итүче як буларак якташларым бу юлы да үзләренең оста оештыручы булуларын дәлилләде, мин моның белән бик горурланам,-ди ул.

Турнирда Апас спорт данын яклап катнашкан район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов фикерләрен дә белештек:

-Сәламәт тәндә сәламәт акыл, диләр. Шундый зур, дәрәҗәле ярышларның Апаста еш булуы яшьләребезне спортка тартуда бик үтемле чара ,- диде алар хәбәрчебезгә.

Боз Сарае директоры Фәнис Зәйнуллин әйтүенчә, 3 айда «Алтын алка»да район, Татарстанкүләм 10 зур ярыш үткәрелгән. Хоккей сезоны ахырына кадәр биредә тагын шуның кадәр җаваплы матчлар узачак.

-Спортчылар һәм тамашачылар өчен заманча бөтен шартларыбыз да бар, хезмәткәрләребез үз эшләренең чын осталары, килегез-үкенмәссез,-дип апаслыларны чакырып кала ул.

Инде хәзер уен нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Беренче уенда «Апас»-«Көнбатыш» командалары очрашты, исәп-1:2. Икенче уенда «Үзәк» белән «Апас» очрашты. Төп уен 3:3 белән төгәлләнде, шуннан соң турнир хөкемдарлары Ленар Мотыйгуллин белән Булат Хисамов командаларны овер-таймга чыгардылар. Исәп бу юлы да тигез калгач, буллитлар сериясе билгеләнде. Монысында 6:5 исәбе белән кунаклар җиңде. Финалга «Үзәк» белән «Көнбатыш» җыелма командалары үтте һәм 2:3 исәбе белән «Көнбатыш» җыелма командасы отты. Беренче турнирда шулай итеп, төп составта апаслылар да уйнаган «Көнбатыш» хоккей җыелма командасы җиңде һәм Кубок Апаста калды. Җиңүче командаларга Кубоклар, медальләрне Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков, район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан «Апас» якташлар җәмгыяте рәисе Азат Хәнифәтуллин тапшырды. Тамашачылар һәм турнирны оештыручылар мәхәббәтен яулаган капкачы Раил Фәхретдинов («Апас»), «Иң яхшы һөҗүмче» Флер Баһаветдинов («Үзәк»), « Иң нәтиҗәле снайпер» Ленар Мөлеков («Көнбатыш»), «Буллит остасы» Артем Потапов («Үзәк»), «Иң яхшы сакчы» Артур Фатыйхов («Көнбатыш»), «Иң яшь уенчы»-Раил Фәхретдинов («Апас») истәлекле бүләкләр һәм Кубоклар белән бүләкләнделәр. Апас командасы сакчысы Раил Фәхретдинов шулай ук «Иң яшь уенчы» номинациясендә аерым бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев