Һәр эштә үрнәк ул
Бар гомерен балалар, яшьүсмерләр тәрбияләүгә багышлаган, районыбызның мактаулы гражданины, озак еллардан бирле халык дружинасын җитәкләүче Рәшит абый Шәйхиев "Территория Закона" республикакүләм бәйгедә катнашып җиңү яулады. Җәмәгатьчелекне кызыксындырып, җәмәгать урыннарында тәртип саклауда күрсәткән уңышлары өчен Диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Шулай ук спорт өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен Татарстан Республикасы яшьләр эше...
Бар гомерен балалар, яшьүсмерләр тәрбияләүгә багышлаган, районыбызның мактаулы гражданины, озак еллардан бирле халык дружинасын җитәкләүче Рәшит абый Шәйхиев "Территория Закона" республикакүләм бәйгедә катнашып җиңү яулады.
Җәмәгатьчелекне кызыксындырып, җәмәгать урыннарында тәртип саклауда күрсәткән уңышлары өчен Диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Шулай ук спорт өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен Татарстан Республикасы яшьләр эше һәм спорт министрлыгының Грамотасына ия булды. Әлеге бүләкләрне чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев