Һәр мизгелнең тарихта эзе кала
Апас районы Олы Болгаер җирлегендә кендек каны тамган якташлар, авылдашларның, дус туганнарның очрашып-күрешүләре, хәтерне барлап, үткәннәрне яңартулары матур гадәткә кергән. Тумышы белән шушы авылдан булган, Биектауда гомер итүче игелекле олы шәхес, эшкуар Әнсар Галиев ел саен әнә шулай авылдашлары белән очраша. Очрашыр өчен сәбәпләр дә чыгып тора. Быел да ул...
Апас районы Олы Болгаер җирлегендә кендек каны тамган якташлар, авылдашларның, дус туганнарның очрашып-күрешүләре, хәтерне барлап, үткәннәрне яңартулары матур гадәткә кергән. Тумышы белән шушы авылдан булган, Биектауда гомер итүче игелекле олы шәхес, эшкуар Әнсар Галиев ел саен әнә шулай авылдашлары белән очраша. Очрашыр өчен сәбәпләр дә чыгып тора. Быел да ул халыкны Зур Болгаер авылы мәдәният йортына үзенең "Хәтер яшәгәндә - без исән!" дип исемләнгән хатирәләр тупланмасын тәкъдим итү кичәсенә җыйды
Автор үзе әйткәнчә, ул әдәбият, сәнгать белгече түгел. Ләкин озак еллар тук башаклар шавын, тургай моңын тыңлап яшәгән, авылның саф һавасыннан, чыклы яшел чирәменнән илһам алган агроном егет тормышының һәр мизгелен - ачысын да, төчесен дә хәтер сандыгына сеңдерә барган. Еллар дәвамында күңелендә бөреләнеп яшәгән хатирә-истәлекләр, инде менә иҗат чишмәсе булып челтерәп, бер китап итеп тупланган. Очлы каләм үз юлларын сызмыйча түзә аламени?!
"Хәтер яшәгәндә - без исән!" дигән хатирәләр тупланмасының язылу тарихы моннан 40 ел элек 1977 елның май аена барып тоташа. Китапның бер бүлеге Әнсар аганың әти-әнисенә, бертуганнарына, кода-кодагыйларына багышлана. Икенче бүлектә классташлары турында сүз бара.
-Әнсар Галиевнең игелекле эшләре санап бетерерлек түгел. Шулай ук иҗаттан да ул ерак яшәми. Аның тырышлыгы һәм башлангычы белән дүртенче китап нәшер ителде. Соңгысы инде үз авторлыгында! Узган ел гына без "Айтуган Максудов - Болгаер әкиятчесе" дигән китапны авылдашларына тәкъдим иткән идек. "Искитмәле Болгаер", "Каракүл батыры" китапларына да аның ярдәме салынган, - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов.
Кичәгә Әнсар Галиевнең авылдашлары, туганнары, классташлары, яшьлектәге һәм бүгенге дуслары килгән иде. Шулай ук республикада танылган шәхесләр Хәбир Ибраһим, Әмир Камалиев, Рафис Гаптелганиев авторга булган җылы мөнәсәбәтләрен, иң садә хисләрен, якты уйларын җиткерделәр. Татарның моң чишмәләре, эстрадабызның танылган җырчылары Сиринә Зәйнетдинова, Ранис Габбазов, Раяз Фасихов та әлеге чарада олы кунак булып, болгаерлыларны ял иттерде.
Моннан 56 ел элек бергә мәктәп бусагасын атлап кергән классташлары да Әнсар Галиевнең ел саен яңа сәләтләре ачыла баруына гаҗәпләнүләрен дә, соклануларын да белдерделәр.
-11 малай һәм 5 кыз булып укырга барган көннәр онытылмый, яшь барган саен классташларның кадере арта. Бүгенге көндә инде арабыздан мәңгелеккә китүчеләр дә шактый. Ләкин алар безнең күңелдә яши, алар китап битләре аша тарихка мәңгелеккә уелып калды. Әнсарның тынгысыз, олы йөрәкле, изге күңелле булуына сокланабыз. Ходай аңа озын гомерләр бирсен, - диде Борнашта яшәүче классташы Хәлимә апа Сафиуллина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллинаның чыгышларында да Әнсар Галиевның игелекле эшләренә басым ясалды.
Әнсар абый өчен туган авыл, туган җир, якташларының һәрберсе бик якын һәм кадерле.
-Кайтырга, китәргә, үткәннәрне хәтергә төшерергә, онытылып сыенырга әле яхшы туган авыл бар. Адәм баласы туган йортка мәдхия җырлап, аны сагынып, һәрдаим күзаллап яши. Бу бигрәк тә гомер агышының күп өлеше артта калгач сизелә. Бу китабым гомер юлыма ниндидер нәтиҗә ясау, әти-әни рухына бер изгелек кылу, туганнарыма-классташларыма бер хатирә яңарту булсын, - ди ул китабын кулына алып. Ә китапта энҗе кебек тезелгән хәрефләр, юллар, төсле фотосурәтләр... Алар бар да Әнсар абыйның йөрәк түреннән чыккан.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев