Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзелеш объектларында эш барышы белән танышты
Җаваплы җитәкчеләргә һәм подрядчы оешма вәкилләренә объектларны вакытында кулланышка тапшырылырга кирәкле бурыч итеп куелды.
(24 август, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә Апас мәктәбендә ризык хәзерләү урынында ремонт төгәлләнгән. Ул заманча җиһазландырылган, бөтен санитар таләпләргә дә җавап бирә.
Апаста ябык футбол манежы төзелеше дә төгәлләнү алдында. Хәзерге вакытта футбол кырын әзерләү, территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Шулай ук Апас аграр көллиятенең тулай торагы бинасы төзелеше башланды. Анда студентларга яшәү өчен барлык шартлар да тудырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев