Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда көмеш волонтерларны хөрмәтләделәр

Изге күңелле өлкәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншинның рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм Яз бәйрәме уңаеннан изге теләкләре ирештерелде, бүләге тапшырылды.

(28 апрель, “Апастово-информ”).



“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Бүгенге көндә аларның сафы һаман да ишәя. Хәрәкәт авылларда да оеша.


Урта Балтай мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүче хуҗабикәләр дә изге эшкә үз өлешен кертә.


“Авылдашлар һәрчак ярдәм итәргә әзер торалар. Хәрби операциядә катнашучылар өчен бик күп токмачлар кистек, сухарилар киптердек, окоп шәмнәре ясадык. Өлкәннәр дә, яшьләр дә бик теләп катнашалар”, - дип сөйләде Урта Балтай мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Җамалиева.


“Алга” яшүсмерләр клубының “Уңган килен” бүлмәсендә башланып киткән яралыларны коткару өчен носилкалар тегү эше бүген дә дәвам итә. Бу мөһим эш Каратун җирлегендә дә бара.


“Барлыгы 500 дә артык носилка җыеп куелды. 100 дән артыгы тегелеп, тапшырылды. Көненә 20гә якын носилка җыела. Оста куллы, изге күңелле ханымнар бирегә йөрәк кушуы буенча киләләр. Чын күңелдән изге теләкләр тели-тели башкаралар. Район җитәкчелегенең дә ярдәмен тоябыз. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Сания апа Сафиуллина.


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галәммова хөрмәтле өлкәннәргә район башлыгы Айрат Җиһаншинның рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерде. Өлкәннәр мәдәният йортында узачак концертка махсус чакыру алдылар.


“Күңелле ял итегез. Сез моңа лаек. Хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез. Хезмәтегез – изге. Зур үрнәк булып тора. Рәхмәт сезгә”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов изге күңелле өлкәннәргә олы хөрмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев