Реклама
Җәмгыять
Районда халык җыеннары дәвам итә
Җыенннарның чираттагысы Шәмбалыкчы һәм Болын-Балыкчы авыл җирлекләрендә узды
(24 гыйнвар, "Апастово-информ").
Ябалак, Шәмбалыкчы, Урта Биябашы, Түбән Биябашы, Кормаш һәм Болын-Балыкчы, Рус Ындырчысы авылларында яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге җыеннарның халык белән эчкерсез сөйләшү, фикер-мөрәҗәгатьләрне эш планына кертү максатыннан оештырылуы хакында белдерде.
"Биредә яңгыраган мөрәҗәгатьләрне, фикер-тәкъдимнәрне эшкә алабыз. Халыкка максималь рәвештә булышырга тырышабыз, көнкүрешен яхшырту юнәлешендә эшлибез.Эш урыннары булдыруны максат итеп куябыз", - дип ассызыклады район башлыгы. Район башлыгы халыкны аеруча борчыган юл һәм су мәсьәләсен дә уңай хәл итү хакында әйтте, сөт сыйфатын арттыру кирәклегенә басым ясады, мобилизацияләнгән егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә чакырды, "Ибраһимов һәм К" һәм "АгроАктив" хуҗалыгы җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
Җитәкче-белгечләре төрле программалар, яңалыклар, законнарда булган үзгәрешләр хакында таныштырып узды. Авыл җирлекләре башлыклары 2022 елда ил һәм республика программалары, үзара салым җыю акчасына җирлекләрдә башкарылган мөһим эшләр һәм авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар. Участок инспекторлары соңгы вакытта киң таралган социаль мошенниклык очраклары теркәлүе хакында мәгълүмат җиткереп, халыкны сак һәм игътибарлы булырга өндәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев