Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы халык белән очрашты

Мәүлид ае уңаеннан һәр авыл җирлегендә Мәүлид ашлары уздырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчетеннән башлап Кече Болгаер, Зур Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Зур Күккүз авылларында булып халык белән очрашты. Түбәтәйле бабайлар, абыйлар, ак яулыклы әбиләр, апалар сый-нигъмәт белән сыгылып торган табын артына бик теләп җыелдылар. Район башлыгы һәрберсенең...

Мәүлид ае уңаеннан һәр авыл җирлегендә Мәүлид ашлары уздырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчетеннән башлап Кече Болгаер, Зур Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Зур Күккүз авылларында булып халык белән очрашты. Түбәтәйле бабайлар, абыйлар, ак яулыклы әбиләр, апалар сый-нигъмәт белән сыгылып торган табын артына бик теләп җыелдылар. Район башлыгы һәрберсенең сүзен игътибар белән тыңлады, сорауларына җавап бирде, районда барган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Гомумән, район халкы бүгенге көн тормышыннан бик канәгать.

- Өебез җылы, суыбыз килеп тора, мәктәпкә, клубка кадәр юлларыбыз бар. Шөкер итеп яшик, сугышлар булмасын, - диләр алар. Кече һәм Зур Болгаер авылында яшәүчеләрне нәрсә борчый, бу турыда газетабыз битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев