12 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Шонгаты белән Күккүз юлында берьюлы 10 машина һәлакәткә очраган
Район гадәттән тыш хәлләр бүлеге хәбәр иткәнчә, көчле буран вакытында Казан-Ульян трассасының Шонгаты белән Күккүз аралыгындагы юлда 10 машина юл һәлакәтенә очраган. Үлүчеләр юк. Юлчылар арасында Марий Эл республикасыннан Чаллыга юл тотучылар да була. Аларга "Зөя" сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов биредә кунып чыгарга тәкъдим иткән. Район коткаручыларына исә бу...
-
Район башлыгы халык белән очрашты
Мәүлид ае уңаеннан һәр авыл җирлегендә Мәүлид ашлары уздырыла. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Заготзерно бистәсенең "Нәҗиб" мәчетеннән башлап Кече Болгаер, Зур Болгаер, Борнаш, Әлмәндәр, Зур Күккүз авылларында булып халык белән очрашты. Түбәтәйле бабайлар, абыйлар, ак яулыклы әбиләр, апалар сый-нигъмәт белән сыгылып торган табын артына бик теләп җыелдылар. Район башлыгы һәрберсенең...
-
Апаста котыру чире билгеләре күзәтелгән эт үлгән
Районның баш мал табибы урынбасары Нәгыйм Галиуллин белдерүенчә, быел Апас читендә яңа төзелүче урамда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер шәхси йортта бәйдәге эттә котыру авыру чире билгеләре күзәтелгән. -Үз үлеме белән үлгән «йорт сакчысының» биоматериалларын-баш мие кисәкчеге- тикшерүгә Казанга махсус лабораториягә озаттык, аның нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Бу хуҗалыкта тиешле барлык...
-
“Сәләт” нәниләре өчен иң истәлекле яңа ел бәйрәме үтте
"Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә балалар думасы депутатлары һәм үзәкнең активистлары түгәрәкләргә йөрүче нәниләр - Апас урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле яңа ел бәйрәме оештырдылар. Бу әкияти бәйрәм балаларга бик ошады. Алар рәхәтләнеп уйнап-биеп күңел ачтылар. "Сәләт" кыш бабаеның бүләкләренә бик нык сөенделәр
-
Районның өч боксчы егете республикакүләм турнирда җиңү яулады
Менделеевск шәһәрендә 8-10 гыйнварда узган бокс буенча республикакүләм турнирда тренер Данис Хәкимов җитәкчелегендә өч боксчы егетебез катнашты. 2001-2002 елгылар арасында Апас егете Әмир Заһидуллин икенче, 1999-2000 елгылар арасында Каратун мәктәбеннән Радик Шиәхмәтов - беренче, Җасурбәк Ахмоджанов - өченче урыннарга лаек булдылар.
-
Район башлыгының күчмә Кубогы мәңгелеккә Ранис Сафиуллинда калырга мөмкин
3 январьда «Дулкын» бассейн комплексында мәктәп Спартакиадасының 2015 елда беренче ярышы узды. Район башлыгы Күчмә Кубогы бәйгесендә Апасның иң көчле 15 тән артык яшь йөзүчесе катнашты. Кызлар арасында Кубок Ләйсән Зәмдихановада. Ир-егетләр арасында Кубокны Ранис Сафиуллин яулады. Былтыр да Ранис Кубок иясе булган иде. Шартлар буенча, ул аны өченче тапкыр...