Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге хөрмәтле акъәбиләрне гомер бәйрәмнәре белән котлады

Кече Күккүз авылында яшәүче Гадилә Фәйзрахманова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Гадилә әбине тәбрикләргә Зур Күккүз авыл җирлеге...

Кече Күккүз авылында яшәүче Гадилә Фәйзрахманова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Гадилә әбине тәбрикләргә Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова һәм "Свияга" берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсе җитәкчесе Илфир Гайнуллин да килде.

Сатмыш авылыннан Зәйнәп Амануллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Ак яулыклы, яулыгыдай ак, пакь күңелле әбине тәбрикләүчеләр, өенә килүчеләр арасында район җитәкчелеге дә бар иде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәчк Мәүлетова Зәйнәп әбигә ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та бүләк белән килгән иде. Зәйнәп әби үзен зурлаучыларга, шатлыгын бүлешүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев