19 март 2015 яңалыклары
-
Апаслылар, Нәүрүз бәйрәменә килегез
20 мартта, 15.00 сәгатьтә, район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме узачак. Җыр-биюле тамаша, карга боткасы, төрле уеннар, бәйгеләр, сату-алу - барысы да сезнең өчен, хөрмәтле райондашлар!
-
Район җитәкчелеге хөрмәтле акъәбиләрне гомер бәйрәмнәре белән котлады
Кече Күккүз авылында яшәүче Гадилә Фәйзрахманова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Гадилә әбине тәбрикләргә Зур Күккүз авыл җирлеге...
-
Районның “Ак калфак” җәмгыяте бәйгеләрдә катнашырга чакыра
Районның "Ак калфак" җәмгыяте "Чиккән сөлге - минем бүләгем", "Чиккән кулъяулык - бүләккә" бәйгеләре уздыра. Әлеге бәйге апрель аенда тәмамланачак. Уңган-булган кызларга, ханымнарга үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу! Кул эшләрен җәмгыятьнең җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина кабул итә. Фото:http://worls.ucoz.ru/news/modnoe_napravlenie_hand_made/2013-06-15-106
-
Район мәдәният йортында “Йолдызлык” (“Созвездие”) бәйгесенең гала-концерты узды
Биредә өч зонада үткән сайлап алу турларында иң сәләтле дип табылган нәни йолдызчыклар чыгыш ясады.