Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район табибларына эт-мәче тешләгән 31 кеше мөрәҗәгать иткән

Район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов: -Төлке, эт-мәче тешләсә, кичекмәстән безгә килергә кирәк,-дип кисәтә. -Хирургка күренеп, шул ук көнне аңа котыру авыруын кисәтүче антирабик вакцина салыначак. 3 көннән соң бу процедура кабатлана, аннан соң 7 нче көнне тагын бер укол ясала. Тешләгән эт-мәче үзе 10 көн мал табиблары һәм безнең...

Район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов:

-Төлке, эт-мәче тешләсә, кичекмәстән безгә килергә кирәк,-дип кисәтә. -Хирургка күренеп, шул ук көнне аңа котыру авыруын кисәтүче антирабик вакцина салыначак. 3 көннән соң бу процедура кабатлана, аннан соң 7 нче көнне тагын бер укол ясала. Тешләгән эт-мәче үзе 10 көн мал табиблары һәм безнең хезмәткәрләр күзәтүе астында тора, аларга да махсус укол-вакцина салына. 10 көннән соң бу эт-мәчедә котыру авыруы симптомнары ачыкланмаса, алар тешләгән кешеләргә башка укол салынмый, әмма, ул барыбер, аерым безнең аерым күзәтү астында кала. Тешләгән эт-мәчедә котыру авыруы вирусы булу расланган очракта алардан зыян күрүчегә 14 нче, 30 нчы һәм 90 нчы көннәрдә тагын махсус уколлар ясала. Табигатьтә бу котыру авыруын басу тычканнары даими йөртә, алар белән тукланган төлкеләргә күчә. Йорт хайваннары, эт-мәчеләргә, кешеләргә ташланып тешләшкәндә башлыча селәгәе аша алар организмына эләгә. Кан юллары аша кешенең үзәк нерв системасына кереп, бик тиз үрчи. Вирус баш миенә кадәр менеп җиткәч соң була, аны инде хәзерге медицина әлегә җиңә алмый, кешенең дәваланмаса котыру авыруыннан бер ай дигәндә үлүе билгеле... Кеше, йорт хайваннары, эт-мәчеләрдә, кыргый җәнлекләрдәге котыру авыруы йогуның билгеләрен дә белеп торыгыз-тешләнгән-тырналган урын кызарып-шешеп чыга, оейый башлый. Аннан аның үз-үзен тотышында сәерлекләр башлана-ул уттан, судан, тавыштан, ябык бүлмә, биеклектән һ.б. курка , нерв өянәге башлана, үз-үзен кая куярга белми. Авызыннан туктаусыз селәгәй ага башлавы да ихтимал. Авыруның менә бу стадиясендә дәвалап булмый инде-ахыры-үлем…Аны йоктыргач беренче 24 сәгат тә дәвалану курсын башлау гына кешедә аңа каршы иммунитет барлыкка китерә. Араслыларга урманнарга барудан тыелып тору хәерле, чөнки, тычканнарда аның вирусы булу бик табигый халәт!

Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxaFBzVnB4TzV3ZzROSXNuaUVCUlFBWnFSTnVMbUpGMGVqR0xQZW42b01fU3ZVdEhOcGtjYkcxM3lONk5ITXZVRE1PWm5UQzJ4WjZFQ2pCTTZyWlh3OWdDTnZ6YTBlRmR1SFEtOUFxczc0MW5FeFRucGtCTjctTQ&b64e=2&sign=088d4e8c936e0d1314ed530605819d4a&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев