29 апрель 2015 яңалыклары
-
“Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион фестивалендә катнашучы Апасның нәни йолдызы Динара Фазлеевага тавыш бирүләр башланды
Без Динараның "Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион фестивалендә катнашканлыгы хакында хәбәр иткән идек. 27 апрель көнне Динараның чыгышын телевизор экраннары аша да күрсәттеләр. Ул биредә халкыбызның "Сандугач-күгәрчен" җырын башкарды. Хәзер исә Динарага SMS-тавыш бирүләр башланды. Тавыш бирү өчен кәрәзле телефоннар аша иң элек "яшь" сүзен, аннан...
-
Герой исеменә тәкъдим ителгән
Кремльдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов исән чакта һәм һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден белән генә бүләкләнгән 288 Татарстан сугышчысын эзләп тапкан. Алар арасында Апас районының Шәмәк авылыннан Роберт Салих улы Сафин да бар. "Ул, ышанычлы мәгълүматлардан күренгәнчә, 1923 елгы, - ди...
-
Бу ялларда Апаста Җиңү Кубогы ияләре билгеле булачак
Район хоккей командалары арасында Җиңү Кубогы өчен барган хоккей уеннары бу ялларда төгәлләнәчәк. Хоккейчыларыбыз 1 май көнне 2, 3 урыннар өчен көрәшәчәкләр. Ә 3 май көнне Җиңү" Кубогының чын ияләре билгеле булачак. Хоккей сөюче райондашларыбызны Боз сараенда көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Район табибларына эт-мәче тешләгән 31 кеше мөрәҗәгать иткән
Район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов: -Төлке, эт-мәче тешләсә, кичекмәстән безгә килергә кирәк,-дип кисәтә. -Хирургка күренеп, шул ук көнне аңа котыру авыруын кисәтүче антирабик вакцина салыначак. 3 көннән соң бу процедура кабатлана, аннан соң 7 нче көнне тагын бер укол ясала. Тешләгән эт-мәче үзе 10 көн мал табиблары һәм безнең...