Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район транспортчылары яңа гына гамәлгә кергән юл йөрү кагыйдәләре хакында

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерүенчә, хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүче исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарлана икән, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак. Шулай итеп, әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен правадан мәхрүм ителгән булса; исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарланса; исерек килеш юл-транспорт һәлакәте китереп...

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерүенчә, хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә, машина йөртүче исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарлана икән, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак. Шулай итеп, әгәр машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен правадан мәхрүм ителгән булса; исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарланса; исерек килеш юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса аңа шушы җәза кулланылачак, ягъни әлеге кешене җинаять җаваплылыгы көтә. Шулай ук исерек кеше эчемлек кулланганмы -юкмы икәнлеген ачыклый торган тикшерүдән баш тартса да. Җаваплылыкның төрләре дә берничә: машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә штраф салына; штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнә; 480 сәгать мәҗбүри хезмәт; 2 ел мәҗбүри эш; яисә машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Транспортчылар үзләре бу турыда беләләрме, нәрсә уйлыйлар соң? Чираттагы рейдта кабат район юлларын иңләдек.

Камил. 20 ел стажы бар. Районның ерак авылына ЮХИДИ хезмәткәрләре килер дип уйламаган ул. "Аракыны авызыма капканым да юк, - дип шатлыгын уртаклашты.

- Хөкүмәт яңа законнарны белеп чыгарган. Эчкән килеш машинага якын килергә дә ярамый. Хәзер транспортсыз беркая да "селкенеп" булмый. Шайтан буташтырып кына җибәрмәсен, - диде ул.

Радик. 5 ел стажы бар. Яңа закон белән бик яхшы хәбәрдар булып чыкты.

- Иң яхшысы - аракыны авызга да алмаска кирәк. Бер гаепсез кешегә дә, үзеңә дә зыян салуың бар. Июль ае бигрәк тә изге ай, өеңдәгеләр Ураза тотканда оялмыйча аракы эчү үзе зур гөнаһ, - ди Радик.

Югарыда әйтеп үтелгән җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлгән икән. ЮХИДИ башлыгы Румбик Гәрәев аны һәр транспортчыга кат-кат искәртте.

- Җинаять җаваплылыгына тартылган кеше өч ел дәвамында машина йөртә алмаячак. Әгәр исерек шофер гаебе белән килеп чыккан авариядә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга рәшәткә артына озатыла. Аңа өч ел дәвамында кайбер мөһим вазифалар биләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү дә тыелачак. Әгәр авариядә исерек йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә утыру вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр җитә, - диде районның баш инспекторы.

Айрат. 7 ел стажы бар.

- Яңа закон бик кирәкле һәм вакытлы. Транспортчыларны 30 мең штраф бик куркытмады, минемчә. 200-300 мең штраф уйланырга мәҗбүр итәчәк.

Рейд барышында ЮХИДИ инспекторларына руль артына аек булмаган хәлдә утыручы ике транспортчы да очрады. Аның берсе хатын-кыз булуы аеруча аяныч. Аларның икесе дә үз гамәлләренә берничек тә хисап бирә алмадылар. "Башка бу хәл кабатланмас", "бер генә йоткан идем" дигән аклану сүзләре дә ышанычлы яңгырамады. Аларга протоколлар тутырылды һәм эшләре судка китәчәк.

Район җәмәгать судында моңа кагылышлы эшләр шактый карала.

- Быелның алты аенда суд карары нигезендә 39 транспортчы ел ярымга правасыннан мәхрүм ителде. Шул вакыт эчендә руль артына правасы булмаган килеш һәм эчкән хәлдә утырырга батырчылык иткән дүрт кеше 10-15 тәүлеккә утыртылды. Июль аенда биш эш каралды, дүрт шофер правасыннан колак какты, берсе икенче кабат эләккән өчен 10 тәүлеккә утыртылды инде, - диде район җәмәгать суды судьясы Радик Кәримуллин.

Юллардагы аянычлы хәлләр, вакытсыз өзелгән гомерләр турында еш ишетәбез, күрәбез. Сак булыйк, игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: происшествия