Район ветераннары «Балкыш» фестиваленә әзерләнә
Бүген Апас китапханәсендә район ветераннар Советының киңәшмәсе узды. Биредә барлык авыл җирлекләре ветераннар Советы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм район социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина катнашты. Биредә сүз пенсионерлар арасында бишенче тапкыр уздырылучы "Балкыш" фестиваленә әзерлек турында барды. Фестивальнең муниципаль этабының зона турлары...
Бүген Апас китапханәсендә район ветераннар Советының киңәшмәсе узды. Биредә барлык авыл җирлекләре ветераннар Советы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм район социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина катнашты. Биредә сүз пенсионерлар арасында бишенче тапкыр уздырылучы "Балкыш" фестиваленә әзерлек турында барды.
Фестивальнең муниципаль этабының зона турлары Иске Йомралы, Урта Балтай, Каратун, Сатмыш авыллары мәдәният йортларында үтәчәк. Җиңүче башкаручылар Буа шәһәрендә узачак зона турында чыгыш ясаячаклар. Фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана. Өлкәннәр әзерлек барышында килеп туган кайбер мәсьәләләрне, оештыру нечкәлекләрен уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев