26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“Юнармеец” клубы җитәкчесеяуланачак призларга хәзердән үк яңа стендлар ясау белән мәшгүль
Апас мәктәбенең «Юнармеец" яшүсмерләр клубы район, зона һәм Татарстан ярышларында катнашып яулап алган Кубок-Грамота, Дипломнар бүген бер стендка гына сыймый инде. Укытучы, мәктәпнең "Юнармеец", район "Форпост" хәрәкәте җитәкчесе Марсель Хикмәтов быел да яуланачак призларга хәзердән үк яңа стендлар ясау белән мәшгүль. Ришат Җамалиев
-
Туган телем – әнкәм теле
Телебез "Әни!" дип ачылган. Саф ана телебездә сөйләшеп, "Туган тел"не җырлап үстек. Ә үзебезнең балабыз, оныкларыбыз урамнан кайтып, безнеңчә эндәшмәсә, нишләрбез? Күңелгә авыр булмасмы? Телләр өйрәнәбез дип, туган телебез читтә калмасмы? Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту, балалар бакчаларында мәҗбүри дәрәҗәдә укытылмау үз телебезне оныттырмасмы? Туган телебезне үстерүгә өлеш кертүче райондашларыбыз...
-
Игътибар! Яңа бәйге! “Бер күрүдә гашыйк булдым“
Тиздән - гашыйклар көне. Гашыйк булу, ярату хисе һәрбер йөрәккә таныш. Бер уйда, бер карашта булып, парлы гаилә юлына аяк баскан парларыбыз тормыш бизәге. "Бер күрүдә гашыйк булдым" бәйгесенә кавышу көнегезнең иң күңелле мизгелләрен чагылдырган фотолар көтеп калабыз. Бәйгедә соңгы елларда гаилә корган парлар катнаша ала (2015, 2016, 2017 еллар).Сездән...
-
Район ветераннары «Балкыш» фестиваленә әзерләнә
Бүген Апас китапханәсендә район ветераннар Советының киңәшмәсе узды. Биредә барлык авыл җирлекләре ветераннар Советы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм район социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина катнашты. Биредә сүз пенсионерлар арасында бишенче тапкыр уздырылучы "Балкыш" фестиваленә әзерлек турында барды. Фестивальнең муниципаль этабының зона турлары...
-
Иске Әнәле авылында яңа күпфункцияле үзәккә нигез салу эшләре башланып китте
Бүген Иске Әнәле халкы авыл уртасындагы яңа, матур, чиста клубка җыелды. Мәдәният хезмәткәрләренең моңлы җырлары, дәртле биюләрен карадылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште, агымдагы елда башкарылачак эшләр белән таныштырды. - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан сорап алган өстәмә бирелгән 27 миллион 500 меңгә күпфункцияле үзәк төзүне башлыйбыз....
-
Суда йөзгән балыкны да уздыралар безнең балалар
Апаста «Дулкын» бассейнында бер йөзгә якын район мәктәпләре укучылары 50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Дистанциядә бик матур вакыт күрсәткән балаларны тренерлар аерым күзәтү астына алачак. Бу секциядә бүген төрле яшьтәге 150 гә якын бала йөзү белән бик бирелеп һәм яратып шөгыльләнә. Авыллардан Апаска килеп суда яхшы...
-
Апас үзәк китапханәсендә төрле һөнәр ияләре белән очрашу узды
Апас Үзәк китапханәсендә студентлар көненә карата "Кем булырга, нинди булырга?" дип исемләнгән профориентацион очрашу узды. Бирегә Аграр көллият студентлары чакырылды. Республиканың атказанган агрономы Мансур Бәширов, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Валиев Илдар, уку-укыту комбинатыннан Рафаэль Сөләйманов, ветеринария бүлегеннән Марат Фаттрахманов, теш дәвалау бүлегенә практикага кайткан Инзилә Шәрәфуллина чыгыш ясап, студент еллары,...
-
Апас эчендә транспорт һәлакәтләре
Апасның Мулланур Вахитов урамы борылышында, бер-берсенә юл бирмәүләре нәтиҗәсендә ике җиңел машина "сөзешә". "Датсун" машинасы "Фольксваген"га бәрелә. Ике машина белән дә ир-атлар идарә иткән. Кызыл армия урамында "Гранта" машинасы туктап торган "Газель"не бәрдерә. Бусы инде игътибарсызлык нәтиҗәсе. Гаепле шоферларга 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук машиналар да...
-
Форпостчыларны полициягә чакырдылар
-Апас аграр көллиятендә моннан ун еллар элек оешкан "Форпост" отряды уку йорты, районда һәм Апаста үтүче төрле чараларда тәртип сагында тора. Ел да аларның сафлары тулылана бара. Бүген бу отрядта егермедән артык егет һәм кыз студентлар исәпләнә,-ди директор урынбасары Альбина Габитова. Бу атнада алар өчен бик эчтәлекле экскурсия оештырылды-отрядны район...