Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәген матурлау дәвам итә

Район эчке эшләр бүлеге, район электр челтәрләре һәм хәрби комиссариат территориясендә зәвыклы, автоном типлы фонтаннар монтажлана. Каратунга керү юлында һәм Мәдәният йорты каршында да Апастагы кебек үк матур фонтаннарга нигез салынды. Тагын бер фонтан Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы каршына куелачак. Апас үзәгендәге 5 фонтан, күзләрне иркәләп Татарстан Президенты Рөстәм...

Район эчке эшләр бүлеге, район электр челтәрләре һәм хәрби комиссариат территориясендә зәвыклы, автоном типлы фонтаннар монтажлана. Каратунга керү юлында һәм Мәдәният йорты каршында да Апастагы кебек үк матур фонтаннарга нигез салынды. Тагын бер фонтан Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы каршына куелачак. Апас үзәгендәге 5 фонтан, күзләрне иркәләп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы итеп моннан ике ай элек ачылган иде инде. Шулай итеп, Татарстанда парк-скверлар елы программасы нигезендә районда бер елда барлыгы 11 фонтан пәйда булачак. Апасның үзәк паркында реконструкция эшләре төгәлләнгәч, бер гектарлык яңартылган территориядә һәм күл эчендә дә проект буенча берничә фонтан куелу көтелә.

Дәвештәге "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге җитәкчелеге дә үз территориясендә шундый матурлыкны булдыру юлларын эзли бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев