22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
4 апаслы яңадан дару алырга гариза тапшырды
Беребез дә иртәгә нәрсә буласын белмибез. Иртәгә генә түгел бер сәгатьтән соң нинди хәл буласын беркем әйтә алмый. Шулай ук кеше үзенең авырып китәчәген дә төгәл белми. 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылды. Ел саен федераль бюджет ташламаларга ия категорияләр - барлык...
-
Игътибар! Яңа бәйге! “Синең алда баш иям, укытучым!”
5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Галим дә, җитәкче дә, табиб та, хәер, кемне генә алсаң да, укытучы каршында башын ия, аның сабырлыгына, олы җанлы, белемле булуына соклана. Сезнең дә күңелегезнең иң түрендә йөрткән укытучыларыгыз бардыр. Алар турында язып, фотосурәтләре белән безгә юллагыз. Ә без иң уңышлы 5 язмага "Йолдыз"...
-
Апас районы башлыгының яңа урынбасары сайланды
Апас район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган өченче чакырылыш Апас муниципаль Советының беренче утырышында көн тәртибенә Апас муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау мәсьәләсе дә куелган иде. Район Уставының 39-нчы маддәсе нигезендә муниципаль район башлыгы урынбасары район башлыгы тәкъдиме белән Совет тарафыннан депутатлар арасыннан сайлана. Район башлыгы урынбасары вазифасына...
-
Апаста “Милләтләр кроссы – 2015” ярышлары 26 сентябрьдә уза
26 сентябрьдә Апас үзәк стадионында "Милләтләр кроссы-2015" җиңел атлетика ярышлары уза. Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары һәм хезмәт коллективлары катнаша. Бу көнне ГТО нормалары да тапшырылачак. Ярыш 9.00 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләргә бүләкләр, Мактау грамоталары каралган.
-
Салым җыю 1 октябрьдә төгәлләнә
Татарстан салым хезмәтенең 8 нче Апас район инспекциясе җитәкчесе Рамил Нәбиуллин 1 сентябрьгә районда физик затлардан 2,8 миллион сумлык җир салымы һәм 1 миллион сумлык милек салымы җыелуын хәбәр итә. Аларны түләп бетерү көне 1 октябрьдә төгәлләнә. - Шул көннән соңга калучыларга суд аша салымнарга өстәмә пенилар да түләргә туры...
-
Район үзәген матурлау дәвам итә
Район эчке эшләр бүлеге, район электр челтәрләре һәм хәрби комиссариат территориясендә зәвыклы, автоном типлы фонтаннар монтажлана. Каратунга керү юлында һәм Мәдәният йорты каршында да Апастагы кебек үк матур фонтаннарга нигез салынды. Тагын бер фонтан Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы каршына куелачак. Апас үзәгендәге 5 фонтан, күзләрне иркәләп Татарстан Президенты Рөстәм...
-
Апас районы башлыгы сайланды
Апас район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль Советының беренче утырышы узды. Биредә көн тәртибенә Апас муниципаль район башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм башка мәсьәләләр каралган иде. 13 сентябрьдә җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узды. Әлеге сайлауларда халык ышанычын белдергән депутатлар тарафыннан район башлыгы сайланды. Утырышта шулай...