Апас районы башлыгы сайланды
Апас район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль Советының беренче утырышы узды. Биредә көн тәртибенә Апас муниципаль район башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм башка мәсьәләләр каралган иде. 13 сентябрьдә җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узды. Әлеге сайлауларда халык ышанычын белдергән депутатлар тарафыннан район башлыгы сайланды. Утырышта шулай...
Апас район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль Советының беренче утырышы узды. Биредә көн тәртибенә Апас муниципаль район башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм башка мәсьәләләр каралган иде.
13 сентябрьдә җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узды. Әлеге сайлауларда халык ышанычын белдергән депутатлар тарафыннан район башлыгы сайланды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, төрле тармак, өлкә җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы вазифасына Рәшид Заһидуллин кандидатурасы куелган иде. Яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы итеп Рәшид Заһидуллин сайланды.
Утырышта "Ак Барс" банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев