Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда бакча яшендәге балалар өчен уңайлылыклар арта бара

Районда 36 балалар бакчасы бар. Аларда 835 бала тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлылыклар арта бара. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, киләсе елга республика программасына нигезләнеп, "Салават күпере" балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк. Әле күптән түгел генә биредә 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылган иде. Бүгенге көндә исә "Кояшкай"...

Районда 36 балалар бакчасы бар. Аларда 835 бала тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлылыклар арта бара.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, киләсе елга республика программасына нигезләнеп, "Салават күпере" балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк. Әле күптән түгел генә биредә 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылган иде. Бүгенге көндә исә "Кояшкай" бакчасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Анда шулай ук 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылачак. Берничә ел элек Түбән Барыш һәм Дүртиле авылларында нәниләрнең саны аз булу сәбәпле, балалар бакчалары ябылган иде. Хәзер исә бу авылларда бакчалар кабаттан ачылды.

- Киләчәк буынны кайгырту республика һәм район җитәкчелегенең төп максатларының берсе, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети детсады