Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда балалар катнашында нинди генә чара узса да, анда Ильмира Сәлимуллина чыгыш ясамыйча калмый

Кечкенә генә кызчыкта шулкадәр талант булуына мин гаҗәпләнә һәм соклана идем. Ул бик матур итеп җырлый да, бии дә, искиткеч сәнгатьле итеп шигырь дә сөйли. Бактың исә, бик тә яхшы әңгәмәдәш тә икән әле Ильмира. Мин чакырган вакытка редакциягә килеп үзе турында тәфсилләп сөйләп тә китте. Быел Апас урта мәктәбенең...

Кечкенә генә кызчыкта шулкадәр талант булуына мин гаҗәпләнә һәм соклана идем. Ул бик матур итеп җырлый да, бии дә, искиткеч сәнгатьле итеп шигырь дә сөйли. Бактың исә, бик тә яхшы әңгәмәдәш тә икән әле Ильмира. Мин чакырган вакытка редакциягә килеп үзе турында тәфсилләп сөйләп тә китте. Быел Апас урта мәктәбенең бишенче сыйныфына укырга бара икән.

- Мин биш яшьтә сәхнәгә чыктым. Элек ояла, кыенсына идем. Хәзер ияләштем инде. Бию, җыр, фортепиано, рәсем түгәрәкләренә йөрим. Мәктәптә дә гел "5"легә генә укыйм, - ди Ильмира.

"Йолдызлык" фестивалендә катнашып призлы урыннар яулый ул. Быел кызлар җыр ансамбле белән Казанга барып та чыгыш ясадылар. "Дулкыннар" бәйгесендә катнашып кабат Казанга бару бәхетенә иреште Ильмира. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шигырь сөючеләр бәйгесендә дә бүләкләнде.

Әнисе Раилә, әтисе Илгиз, апасы Рәзинә, энесе Сәйдәш турында бик яратып сөйли.

- Мин иң элек өйдә концерт куям. Һәркайсы үз фикерен әйтә. Энем Сәйдәш миңа кушылып җырлый да әле. Бездә бик күңелле, - ди ул.

Менә шундый тиктормас, бар җиргә дә өлгерә торган тырыш кыз ул Ильмира.

Ильмирага яңа гына аяк баскан уку елында да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев