1 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Буада бер кеше өстеннән ике машина чыккан
Көн караңгы булу сәбәпле юлда аунап яткан исерек егетне алар күрмәгәннәр... Буа районы Түбән Наратбаш авылы янындагы юлда фаҗига була. "ВАЗ-21033" һәм бер чит ил машинасы йөртүчеләр төнлә белән юлда исереп йоклаган егетне күрмичә, аны таптап узганнар. Мәрхүм 1986 елгы, шушы Түбән Наратбаш авылыныкы булып чыкты. Әлеге хәлдән соң машина...
-
Бакырчы мәктәбе укытучылары Белем бәйрәменә үзенчәлекле бүләк әзерләгәннәр
Биредә эшләүче укытучылар коллективы төрле елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән директорлар фотоларын барлап, махсус стенд булдырганнар.
-
Районда балалар катнашында нинди генә чара узса да, анда Ильмира Сәлимуллина чыгыш ясамыйча калмый
Кечкенә генә кызчыкта шулкадәр талант булуына мин гаҗәпләнә һәм соклана идем. Ул бик матур итеп җырлый да, бии дә, искиткеч сәнгатьле итеп шигырь дә сөйли. Бактың исә, бик тә яхшы әңгәмәдәш тә икән әле Ильмира. Мин чакырган вакытка редакциягә килеп үзе турында тәфсилләп сөйләп тә китте. Быел Апас урта мәктәбенең...
-
Республика көнен апаслылар спорт мәйданчыгында да бәйрәм иттеләр
- Бу көнне Апаста спорт ярышларында 250 кеше катнашып, үзләрен сынап карады,-ди район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. Команда тренерлары Рәмис Гыйззәтов, Ринат Гыйламов һәм Рөстәм Бикмөхәммәтов үз тарафдарлары һәм шәкертләренең җиңүләре белән бик хаклы горурланалар. -Республика көне уңаеннан Апаста ачык спорт мәйданчыкларында үткән ярышларга район эчке...
-
Апас балалары Кара диңгез буенда ял итеп кайтты
Алар арасында уку алдынгылары, иң оста спортчылар һәм әти-әни назыннан мәхрүм булган, тәрбиягә алынган балалар бар. Балаларның тәэсирләре, әлеге ялны оештыручыларга рәхмәт хисләре хакында газетабыз битләреннән укыгыз.
-
Дәвеш мәктәбе директорына дәрәҗәле исем бирелде
Лилия Сабирова Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исеменә лаек булды.