Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда булган юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың үлеме нык тетрәндерде

Апаста "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы башланды Бүгенге көндә балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрү дәрәҗәсе һаман да югары булып кала. Агымдагы елның 11 аенда балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, биредә 14 бала вафат булган, 611е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Быел безнең районда булган юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелде. - Балаларның...

Апаста "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы башланды

Бүгенге көндә балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрү дәрәҗәсе һаман да югары булып кала. Агымдагы елның 11 аенда балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, биредә 14 бала вафат булган, 611е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Быел безнең районда булган юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелде.

- Балаларның иминлеген саклау максатыннан 22 декабрьдән 11 январьга кадәр "Кышкы каникул" аңлату-кисәтү чарасы башланды. Чөнки иң күп һәлакәтләр нәкъ менә балаларның каникул көннәрендә була. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, юл йөрү кагыйдәләрен һаман исләренә төшереп торырга кирәк. Таудан чана шуу һәр балага ошый. Ул урынның транспорт юлы янында булмавын өлкәннәр кайгыртырга тиеш. Һәр балада яктырткычлы киемнәр булсын иде. Шулай ук каникул көннәрендә транспорт белән экскурсияләргә баруны оештыру да зур җаваплылык таләп итә. Бала һәркайсыбызга кадерле. Бергәләшеп аларның иминлеген саклыйк, - дип белдерде ЮХИДИ начальнигы Румбик Гәрәев.

Фото:http://www.uznayvse.ru/proisshestviya/pod-ufoy-pyanyiy-voditel-lishennyiy-prav-nasmert-raskatal-rebenka-40169.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев