25 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апас районы “Йолдыз” (“Звезда”) редакциясе коллективы “ТАТМЕДИА” генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовны котлый
"Корстон" күңел ачу комплексында республиканың иң яхшы җитәкчеләрен ачыклауга багышланган "Ел җитәкчесе -2014" тантанасы үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле предприятие һәм компания җитәкчеләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «ТАТМЕДИА» ширкәтенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов та бар. Җитәкчегә Татарстан Республикасының мәртәбәле "Фидакарь хезмәте өчен" Медале тапшырылды. Апас районы "Йолдыз" ("Звезда")...
-
Районда булган юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың үлеме нык тетрәндерде
Апаста "Кышкы каникуллар" профилактик чарасы башланды Бүгенге көндә балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрү дәрәҗәсе һаман да югары булып кала. Агымдагы елның 11 аенда балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, биредә 14 бала вафат булган, 611е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Быел безнең районда булган юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелде. - Балаларның...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 26.12.2014
Яңа елга матур уйлар, Шат күңел белән керик. Бер-берберебезгә чын күңелдән Изге теләкләр телик!
-
Апаслылар бәйрәм көннәрендә музейлардагы экспозицияләр белән танышырга мөмкиннәр
Апас «Туган төбәкне өйрәнү», Тутайдагы Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музейлары 2-11 январьда иртәнге тугыздан 13.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Апас музенда «Борынгы Апас» «Безнең спортчылар», «Бөек Ватан сугышы» экспозицияләре яңа экспонатлар белән баетыла. Мәктәп балаларына, студентларга керү-ирекле. Тематик экскурцияләргә 21-4-35; 36-1-36 һәм 37-4-38...