Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда тиздән уку-өйрәнүләр башланачак

-4-6 октябрьдә районда гражданнар иминлеге бөтен Россия штабы уку-күнегүләре үтәчәк. 4 октябрьдә Россия гражданнар иминлеге хезмәте оешуның 85 еллыгы да билгеләп үтелә, - ди Татарстан гражданнар иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы вәкиле Айдар Галләмиев. Уку-күнегүләр барышында район оешма-предприятиеләре, дәүләт җирле идарә, гражданнар иминлеге органнарының гамәли эш һәм әзерлек...

-4-6 октябрьдә районда гражданнар иминлеге бөтен Россия штабы уку-күнегүләре үтәчәк. 4 октябрьдә Россия гражданнар иминлеге хезмәте оешуның 85 еллыгы да билгеләп үтелә, - ди Татарстан гражданнар иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы вәкиле Айдар Галләмиев.

Уку-күнегүләр барышында район оешма-предприятиеләре, дәүләт җирле идарә, гражданнар иминлеге органнарының гамәли эш һәм әзерлек дәрәҗәсен күтәрү һәм камилләштерүгә өстенлек биреләчәк. Урыннарда гражданнар иминлеген тәэмин итүне тиешенчә оештыру, урыннардан оператив мәгълүмат җыю, эш планнары, карар һәм күрсәтмәләрнең катгый үтәлешенә җитди игътибар юнәлтеләчәк. Зур масштаблы гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, аларны оператив хәл итү, гражданнарны саклау мәсьәләре һәм юллары өйрәнеләчәк. Гражданнар иминлеген тәэмин итү, объектлар әзерлеге, урыннарда эвакуация пунктларын җәелдерү, мобиль туклану пунктлары, матди, азык-төлек белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм башка бурычлар гамәлдә сынап каралачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев