Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районкүләм “Иң шәп чыршы уенчыгы” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Конкурска барлыгы 123 эш кабул ителгән.

  • Бәйгедә барлык мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, белем бирү оешмалары коллективлары бик теләп катнашкан.
    Чыршы уенчыкларының иң-иңнәре “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә тупланган. Биредә аларның ниндие генә юк. Кул астында булган гади генә әйберләрдән дә күләмле, соклангыч уенчыклар хасил булган. Мамык, пластик шешәләр дә эшкә җигелгән. Һәрберсенә фантазия, күңел җылысы салынган. Тиздән бу гаҗәеп уенчыклар Үзәк чыршыда урын алачак.
    Конкурска тәкъдим ителгән чыршы уенчыклары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина рәислегендәге махсус комиссия дә танышты. Комиссия әгъзалары һәр эшкә бәя биреп, иң-иңнәрне билгеләде.

    Балалар бакчалары нәниләре арасында:
    1 урын - Гөлшат Нигъмәтуллина, 6 яшь (Азбаба “Әкият” балалар бакчасы).
    2 урын - Айлина Әхмәтҗанова, (3 яшь) (Апас “Салават күпере” балалар бакчасы).
    3 урын - Данил Вафин, 5 яшь (Апас “Салават күпере” балалар бакчасы).

    1-4 сыйныф укучылары арасында:
    1 урын – Алим Хәмидуллин, 3 сыйныф укучысы (Борнаш мәктәбе).
    2 урын – Виктория Антонова, 1 сыйныф укучысы (Табар Черкене мәктәбе); Зилә Галиева, 2 “В” сыйныфы укучысы ( Апас мәктәбе).
    3 урын – Ләйсән Миңнегалиева, 4 сыйныф укучысы (Иске Йомралы мәктәбе); Иллария Абуллова, 5 сыйныф укучысы, (Иске Йомралы мәктәбе); Ранил Сабиров, 4 “б” сыйныфы укучысы (Апас мәктәбе).

    5-8 сыйныфы укучылары арасында:
    1 урын – Камилә Ибраһимова, 7 сыйныф (Апас мәктәбе).
    2 урын – Адель Хәмидуллин, 5 сыйныф (Борнаш мәктәбе).
    3 урын – Артур Дейс, 8 сыйныф (Кильдураз мәктәбе).

    9-11 сыйныф укучылары арасында:
    1 урын – Булат Яруллин , 9 сыйныф укучысы (Кызыл-тау мәктәбе).
    2 урын - Максим Кужбаев, 9 сыйныф укучысы (Биеш мәктәбе).
    3 урын – Рәзинә Борһанетдинова, 9 сыйныф укучысы (Табар Черкене мәктәбе).

    Белем бирү оешмалары коллективлары арасында:
    1 урын – Каратун мәктәбе, “Дизайн дөньясы”. Җитәкчесе: Гөлнара Хаҗиева.
    2 урын – “Сәләт” балалар иҗаты Үзәге, “Алтын куллар”. Җитәкчесе: Миләүшә Абзалова.
    3 урын – Апас “Кояшкай” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев