9 декабрь 2019 яңалыклары
-
Көчле рухлылар спорта да көчле
“Апас“ спорт комплексы һәм “Дельфин“ бассейнында мөмкинлекләре чикле апаслылар гадәттегечә үз араларыннан иң көчле, җитез һәм төз спорт сөючеләрне ачыкладылар.
-
Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов котлаулар кабул итте
Янгелде авылында яшәүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов, 9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгы исеменнән җылы теләкләр ирештереп, бүләк тапшырды. Шулай ук “Апас“ бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сафин, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде.
-
Апас мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде
9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Әлеге уңайдан Апас урта мәктәбендә патриотик чара узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби хезмәт юлын Әфганстан җирендә узган Айдар Хәйруллин, Чечня җирендә хезмәт иткән Ленар Гайнетдинов һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты.
-
Районкүләм “Иң шәп чыршы уенчыгы” конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Конкурска барлыгы 123 эш кабул ителгән.
-
Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.
-
Әлмәндәр солдат улын каршы алды
Әлмәндән егете Динар Галиуллин хәрби бурычын намус белән үтәп, исән-сау туган нигезенә – әти-әнисе, якыннары янына кайтты.
-
Казанда Республикакүләм "Безнең заман Геройлары» премиясе тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар
«Безнең заман геройлары» премиясе Татарстанда 2016 елдан бирле тапшырыла. Бу вакыт эчендә Татарстан Республикасының 42 кешесе лауреат булды – бу катлаулы ситуациядә югары булып, иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары күрсәткәннәр.
-
Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар
Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.