Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның 30 кешелек делегациясе быел да Изге Болгар җыенында мәртәбәле кунак булып кайтты

Районның 30 кешелек делегациясе быел да Изге Болгар җыенында мәртәбәле кунак булды. Махсус хезмәтләр хисабы буенча, анда быел дөньяның барлык кыйтгаларыннан да 55 мең мөсафир килгән. Бу җыен шулай зурлап 27 нче тапкыр үткәрелә инде, Апас районы мөхтәсибәте вәкилләре анда бишенче тапкыр оешкан төстә катнаша. 14 июнь көнее, иртәнге биштә...

Районның 30 кешелек делегациясе быел да Изге Болгар җыенында мәртәбәле кунак булды. Махсус хезмәтләр хисабы буенча, анда быел дөньяның барлык кыйтгаларыннан да 55 мең мөсафир килгән. Бу җыен шулай зурлап 27 нче тапкыр үткәрелә инде, Апас районы мөхтәсибәте вәкилләре анда бишенче тапкыр оешкан төстә катнаша.

14 июнь көнее, иртәнге биштә Апастан кузгалып киткән ике автобус изге Болгар шәһәрчеге территориясенә 3 сәгать дигәндә килеп җитте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев озатуында килгән мосафирлар борынгы Болгар шәһәрчегенең тарих тузаны, мең еллык тарих катламы астыннан яңадан якты җиһанга чыгуына таң калды. 5 ел элек кенә Ходайның, Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, "Яңарыш" Фонды, Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре, Ислам дине өстенлек иткән дәүләтләр, төрле компанияләр, эшкуарлар башлангычы һәм ярдәме белән пәйда булган, шушы 5 ел эченә яңадан торгызылган борынгы истәлекле биналар, мәчетләр, каберлекләрне хозур кылдылар.

(Сүз уңында- бу тарихи төзелеш, төзекләндерү эшләрендә, "Яңарыш" эшчәнлегендә апаслылар бик актив катнаша. Фонд исәбенә хезмәт хаклары, пенсиядән хәлчә күчерелгән акчалар, иганәчеләр ярдәме дә миллионнар белән исәпләнә).

Яңа пристань бинасынында (анда эскалатор белән генә йөрисе) урнашкан 1500 еллык тарихи артефакт-эспонатлар, шәһәрчек читендә төзелгән бик гүзәл Ак мәчет комплексы, икмәк, борынгы һөнәрчелек музейларында, төрле ярминкәләрдә булдылар. Алтынсу гөмбәзле Истәлек билгесе бинасы янәшәсендә зур концерт карадылар, мәртәбәле кунаклар чыгышларын тыңладылар. Бу, җиһанда тиңе булмаган бина эчендәге тарихи, дөньядагы иң зур, төрле асылташлар белән бизәлгән Корьән белән таныштылар. Заманында шушы тарихи урындагы җыеннарга нигез салган Тәлгат Таҗетдин бу вакыйга көнне Татарстанга, Болгарга тагын бер үзенчәлекле бүләк ясады. Өч сәхабәсе Болгар җирендә ислам диненә мәхәббәт уяткан, аны дөньяга бәрәкәт теләп тараткан Мөхәммәт пәйгамбәрнең бүгенгәчә сакланып калган сакал бөртеген мәңгелек саклауга музейга тапшырды.

Мәгълүм булганча, Ислам дине болгарларның тормышына 992 елга кадәр үк үтеп керә. 903 һәм 907 елларда Болгарда булып киткән фарсы сәяхәтчесе Ибне Рустә бу хакта шикләнмәслек итеп язып калдырган. Дәүләти дин буларак, ислам Болгарда рәсми рәвештә 992 елда кабул ителә, монысы да рәсми, тарихи документлар белән нигезләнгән. Ул елны Идел буйлап күтәрелеп, хәзерге Татарстан, шул исәптән Апасыбыз урнашкан Болгар иленә Мөктадир Хәлифә хәзрәтләре тарафыннан илчеләр җибәрелә. Алар арасында Әхмәт бин Фадлан исемле тарихчы-галим, кятиб та була. Аның язып калдырганнары тарихи расланган, кире каккысыз зур һәм хәлиткеч әһәмияткә ия диләр бүгенге галимнәребез.

Соңыннан дөньяның йөзләгән ил-шәһәрләреннән килгән 900 имам, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, бүген вакытлыча республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт җитәкчеләре белән бер тыгыз сафка басып, апаслылар Болгар ханлыгы чорыннан калган, риваятьләр буенча ханнар зираты булган Кече манара һәм Җәмигъ мәчете нигезендә саваплы, бәрәкәтле гыйбадәт вә дога кылдылар, өйлә намазында катнаштылар.

Дин эшлеклеләре һәм ил җитәкчеләре белдергәнчә, Болгарда бик тиздән "Болгар Ислам Академиясе" оештырылачак. Анда апаслылар да белем алыр, шәт иншаллаһ. Туры юлдан Идел аша Болгарга нибары 60 чакрым. Казан яки Ульяновск аша Болгар шәһәрлегенә кадәр 270 километр юл үтәсе...

Бу тарихи мөмкинлекне булдырган, ярдәм иткән барчаларга атап әйтелгән сүзләр кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев