18 июнь 2015 яңалыклары
-
Районыбыз социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Бу тармакта бүген 98 кеше хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең, ярдәмгә мохтаҗларның җаен белеп, йөрәк җылысын биреп эшли алар. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова хезмәткәрләрнең һәркайсына изге теләкләрен юллады, җаваплы эшләрендә сабырлык, түземлек теләде. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, үзәк хастаханә баш табибы Ленар Әхмәтянов, музей директоры Рәмис Ногманов чыгышларында...
-
Апаска Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә планлы рәвештә комплекслы тикшерү үтте. Аның нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан Апаска бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алдылар. Үзенең эш сәфәрен министр иң элек Апас үзәгендәге бихисап үзгәрешләр...
-
Районның 30 кешелек делегациясе быел да Изге Болгар җыенында мәртәбәле кунак булып кайтты
Районның 30 кешелек делегациясе быел да Изге Болгар җыенында мәртәбәле кунак булды. Махсус хезмәтләр хисабы буенча, анда быел дөньяның барлык кыйтгаларыннан да 55 мең мөсафир килгән. Бу җыен шулай зурлап 27 нче тапкыр үткәрелә инде, Апас районы мөхтәсибәте вәкилләре анда бишенче тапкыр оешкан төстә катнаша. 14 июнь көнее, иртәнге биштә...
-
Хезмәттәшләребез Апас районының “Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре” булып танылдылар
"Йолдыз" газетасы журналисты - социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча бүлек редакторы Гөлзада Гатауллина һәм "Апас хәбәрләре" алып баручысы Әлфәт Яльчибаев "Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре" булып танылдылар. Алар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булдылар.
-
Олы Бакырчыда яшәүче Зәкия әби Шәфигуллинага Ил башлыгы Котлау хаты юллаган
Олы Бакырчыда яшәүче Зәкия әби Шәфигуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Бүген балалары, онык-оныкчыклары ихтирамын тоеп, бик хөрмәтле булып яши Зәкия әби. Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итүчеләр дә күп булды. Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының бүләкләрен, чәчкәләр дә кабул итеп алды ул.
-
Районда “Яшүсмер” акциясе бара: кичке унбердән соң баланың өйдә булуы шарт
Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлану балаларны күзәтүсез калдыруга китермәячәк. Төп игътибар аларның куркынычсызлыгы һәм җәйге озын ялларын файдалы итеп уздыруга юнәлтелергә тиеш. Районда шул максаттан 1 июньнән 25 августка кадәр "Яшүсмер" ведомствоара профилактика акциясе игълан ителә. Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Маликова бу...