Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның иң хөрмәтле кешеләренә – яңа ел бүләге

Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый-апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. Район җитәкчелегенең аларга булган хөрмәте, ихтирамы, чиксез. Шуңа да хөрмәтле кешеләребезне бәйрәм белән котлау, аларга изге теләкләр җиткерү изге гамәлләрдән санала. Якынлашып килүче яңа...

Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый-апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар.

Район җитәкчелегенең аларга булган хөрмәте, ихтирамы, чиксез. Шуңа да хөрмәтле кешеләребезне бәйрәм белән котлау, аларга изге теләкләр җиткерү изге гамәлләрдән санала. Якынлашып килүче яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин ветераннарга, репрессия корбаннарына, 50-60 ел бергә яшәүче парларга үзенең изге теләкләрен юллады, апаларның иңнәренә ак шәл ябып, абыйларның чал чәчле башларына түбәтәйләр элеп, яңа ел буләкләре тапшырды. Сәхнә түреннән агылган җыр-моңнар һәркемнең күңеленә киләчәккә наз, дәрт, өмет өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев