27 декабрь 2014 яңалыклары
-
Апас район башлыгы картлар йортында тәрбияләнүче райондашларны яңа ел белән котлап кайтты
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Буа картлар йортында булып, биредә тәрбияләнүче райондашларыбызны яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды. Ә иң зур бүләк булып якташыбыз Фердинанд Сәлаховның җырлары яңгырады. Язмыш җиле кайларда гына йөртсә дә, кайларга гына илтеп ташласа да күңел һаман туган якта кала бирә. Шуңа да районда беркем онытылмый,...
-
Районның иң хөрмәтле кешеләренә – яңа ел бүләге
Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый-апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. Район җитәкчелегенең аларга булган хөрмәте, ихтирамы, чиксез. Шуңа да хөрмәтле кешеләребезне бәйрәм белән котлау, аларга изге теләкләр җиткерү изге гамәлләрдән санала. Якынлашып килүче яңа...
-
Югары Ындырчы һәм Дәвеш авыл җирлекләренә - яңа машина
Казанда республиканың алдынгы муниципаль берәмлекләрен бүләкләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы ел нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләрендә халыкның көнкүрешен яхшырту өчен тырышлык куйган җитәкчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Татарстанда җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатында муниципаль берәмлекләр арасында смотр-бәйге 2011 елдан үткәрелеп килә. Бәйге республиканың муниципаль...