Районның кече авылларына махсус автолавка йөри
Районыбызның 9 кече авылында кибетләр юк. Эшмәкәрләргә анда кибет тоту файдалы түгел. Район хакимияте карары буенча бу авылларга Апастан махсус автолавка йөри һәм кече авылларда яшәүче халыкка күчмә сәүдә хезмәте күрсәтә. -Ай саен шушы бер автотранспорт-көпчәкле күчмә сәүдә ноктасы аша без халыкка уртача 350-400 мең сумлык азык төлек һәм башка...
Районыбызның 9 кече авылында кибетләр юк. Эшмәкәрләргә анда кибет тоту файдалы түгел. Район хакимияте карары буенча бу авылларга Апастан махсус автолавка йөри һәм кече авылларда яшәүче халыкка күчмә сәүдә хезмәте күрсәтә.
-Ай саен шушы бер автотранспорт-көпчәкле күчмә сәүдә ноктасы аша без халыкка уртача 350-400 мең сумлык азык төлек һәм башка продукция сатуга ирешәбез,- ди "Икмәк" комбинаты җитәкчесе Азат Вахитов. -Халык үзебезнең цехларда җитештерелгән азык-төлек продуктларын бик күпләп һәм яратып сатып ала.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев