Куркынычсыз тормыш хакына
Район гражданнарының тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен "Апасэнергосервис" ширкәте белгечләре зур һәм кирәкле эшләр башкаралар. Ширкәтнең иң тәҗрибәле белгече Заһид Хәйруллин хезмәттәшләре белән бергәләп, соңгы 4 елда Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Буа районнарында 300дән артык социаль әһәмиятле объектларда янгын куркынычсызлыгы автомат кисәтү - сигнализация системалары монтажлады. Бу җаваплы...
Район гражданнарының тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен "Апасэнергосервис" ширкәте белгечләре зур һәм кирәкле эшләр башкаралар.
Ширкәтнең иң тәҗрибәле белгече Заһид Хәйруллин хезмәттәшләре белән бергәләп, соңгы 4 елда Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Буа районнарында 300дән артык социаль әһәмиятле объектларда янгын куркынычсызлыгы автомат кисәтү - сигнализация системалары монтажлады. Бу җаваплы объектлар арасында бүгеннән безнең редакция бинасы да бар. Кулдашы Дамир Гыймадиев белән бергәләшеп, оста куллы бригадир (фотода) бу эшне бик тиз арада башкарды. "Хезмәттәшем Михаил Прохоров та бу эшне яратып һәм сыйфатлы итеп башкара хәзер", - ди Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев