22 март 2012 яңалыклары
-
Куркынычсыз тормыш хакына
Район гражданнарының тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен "Апасэнергосервис" ширкәте белгечләре зур һәм кирәкле эшләр башкаралар. Ширкәтнең иң тәҗрибәле белгече Заһид Хәйруллин хезмәттәшләре белән бергәләп, соңгы 4 елда Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Буа районнарында 300дән артык социаль әһәмиятле объектларда янгын куркынычсызлыгы автомат кисәтү - сигнализация системалары монтажлады. Бу җаваплы...
-
ТӨЗЕЛЕШСЕЗ КИЛӘЧӘК ЮК
"Альтаир-1" төзелеш компаниясе бүген районда алып барган зур төзелешләрнең иң мөһиме - Апаста. Алар көче белән район үзәгендә төзелүче 18 фатирлы, 3 катлы, ветераннар йортының бүген башы ябыла. Объектта көне-төне 35 кеше эшли. Инде бөтен бүлмәләрдә дә штукатурлау-тигезләү эшләре башкарылган. Йортка газ да кергән. Ишек-тәрәзәләр дә куела. Бу, чираттагы алтынчы...
-
КАНИКУЛЛАР ХӘВЕФСЕЗ ҮТСЕН!
Апас урта мәктәбенең Альмира Хисамова җитәкчелегендәге 3 "А" классы укучылары юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә үткәрделәр. Язгы каникул алдыннан юл кагыйдәләрен тагын бер кат укучыларның хәтерләренә төшерү аеруча файдалы. Алар җырлар, шигырьләр, күренешләр аша хәвефсезлек кагыйдәләрен кат-кат ассызыкладылар. Кичәдә районның ЮХИДИ һәм мәгариф бүлекләреннән дә вәкилләр катнашты.
-
“Ак җилкән”гә җил уңай исә…
Районда 7 ел элек оешкан "Ак җилкән" клубының чираттагы очрашу-танышу кичәсе быел Табар Черкене авылы мәдәният йортында узды. Исегезгә төшерәбез, бу клубка яше 30дан узган, ниндидер сәбәпләр белән гаилә корырга өлгермәгән егет һәм кызлар гына кабул ителә. Бик кыска гына тарихы булган "Ак җилкән" клубында очрашып танышкан бер парның кавышып,...