Республикада беренче урын яулаган самбочы кыз Индира Хәсәнова хөрмәтләнде
Норлат шәһәрендә үткән самбо ярышларында Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочысы Индира Хәсәнова Татарстан Республикасы беренчелегенә көч сынашты. Аңа тиңнәр булмады. Бу юлы ул кызлар арасында үзенең үлчәү категориясендә иң көчлесе буларак танылды. Апас данын еракларга таныткан Апас кызын район башлыгы Рәшид Заһидуллин да хөрмәтләде. Аңа район башлыгының Рәхмәт...
Норлат шәһәрендә үткән самбо ярышларында Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочысы Индира Хәсәнова Татарстан Республикасы беренчелегенә көч сынашты. Аңа тиңнәр булмады. Бу юлы ул кызлар арасында үзенең үлчәү категориясендә иң көчлесе буларак танылды. Апас данын еракларга таныткан Апас кызын район башлыгы Рәшид Заһидуллин да хөрмәтләде. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, 5 мең сумлык Сертификат һәм исемле ручка белән кепка бүләк ителде. Индираның тренеры - Илгизәр Вәлиуллин шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына, бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев