Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе: Ратмирга бергәләп ярдәм итик!

Янгелде авылыннан кечкенә сабый Ратмир Хәйруллинның ярдәмгә мохтаҗ булуы турында хәбәр иткән идек инде. 2 яшьлек баланың аякка басасы, иптәшләре кебек үк чабасы, йөгерәсе, уйныйсы килә. Ә аның өчен әле бик күп тырышырга кирәк. Аңа хыялын тормышка ашырырга безнең һәм сезнең ярдәм кирәк. 12 июнь - Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе...

Янгелде авылыннан кечкенә сабый Ратмир Хәйруллинның ярдәмгә мохтаҗ булуы турында хәбәр иткән идек инде. 2 яшьлек баланың аякка басасы, иптәшләре кебек үк чабасы, йөгерәсе, уйныйсы килә. Ә аның өчен әле бик күп тырышырга кирәк. Аңа хыялын тормышка ашырырга безнең һәм сезнең ярдәм кирәк. 12 июнь - Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе узды. Бәйрәм барышында булышырга теләүчеләр өчен тартмачык куелган иде. Изге күңелле райондашлар бик теләп ярдәм иттеләр. Барлыгы 12410 сум акча җыелды.
- Аз булса да үз өлешебезне керттек. Бәхетсезлек берәүгә дә сорап килми. Ратмирның дәваланып, тизрәк аякка басуын телибез, - диделәр Апастан өлкән яшьтәге Флера Садыйкова һәм Илсөяр Мөбәрәкшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев