Реклама
Җәмгыять
Россиянең кеше хокукларын яклаучысы Татарстан җитәкчелеген мактый
Татьяна Москалькова Казандагы студентлар белән очрашу вакытында, Татарстан җитәкчелегенең пандемия чорында, әйбәт эшләгәнен билгеләде һәм республика тәҗрибәсенең башка регионнарда кулланылуын әйтте.
(7 сентябрь, “Апастово-информ”).
Татарстан җитәкчелеге коронавирус таралу куркынычы булган чорда, кирәкле һәм нигезле күптөрле чаралар күрде. Бу хакта КФУ студентлары белән очрашу вакытында, Россиянең кеше хокукларын яклау буенча вәкиле Татьяна Москалькова сөйләде.
“Пандемия әле дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нинди этапта булуын һәм нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килүен әйтте. Пандемия чорында кешеләргә мөмкин кадәр зур ярдәм күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, хастаханәләрдә урыннар булдыру кебек чаралар күрелә”, - дип сөйләде Татьяна Москалькова.
Хокукчы билгеләп үткәнчә, кайбер республикаларда чикләү чаралары тиешеннән артык күрелә дип, кешеләр митингларга чыктылар. Күрәсең, аларда эпидемиянең никадәр куркыныч булганын халык аңына җиткереп бетерә алмаганнар.
“Татарстанда халыкка аңлату эшләре яхшы дәрәҗәдә куелган. Кешеләр мәсьәләнең асылын аңлыйлар”, - дип басым ясады Москалькова.
“Россия хокук саклау системасында кеше хокуклары буенча вәкиллек институтының тоткан урыны” дигән темага КФУда лекция белән чыгыш ясаганда, Татьяна Москалькова республика җитәкчелеге эшенә менә шундый уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев